Хөрмәтлиләр, дәвалыйлар, күңелләрен дә күрәләр
Җәмгыять

Хөрмәтлиләр, дәвалыйлар, күңелләрен дә күрәләр

Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде

Районыбызда 40 меңләп өлкән яшьтәге кеше гомер кичерә һәм аларның һәрберсе игътибар үзәгендә. Араларында бер гасырдан артык гомер кичерүчеләр дә бар.

Әлмәт горурлыгы алар

100 яшен тутырган тыл хезмәтчәне һәм «Ана медале» иясе Екатерина Григорьевна Плотникова, 14 яшендә фронтка утын әзерләүдә хезмәт куйган, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән йөзъяшәр Рәшидә Гариповна Закирова, Бөек Ватан сугышында катнашкан, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Әлмәт районының Мактаулы гражданины 102 яшьлек Николай Афанасьевич Федотов кебек озын гомерле шәхесләр – Әлмәтебез горурлыгы.

Өлкәннәрне хөрмәтләп кенә калмыйлар, дәвалыйлар һәм күңелләрен дә күтәреп, алар өчен төрле мәдәни чаралар оештыралар. Шәһәребезнең «Ветеран» реабилитация үзәге бүгенге көндә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү буенча киңкырлы эшчәнлек алып бара.

 

Дөресен генә әйткәндә, Өлкәннәр көненә багышланган декада барышында үзәктә гомумән алма төшәр урын да калмый, чөнки биредә олы буын кешеләре өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган – һәркемгә индивидуаль якын килеп, тернәкләндерү чаралары сайлана, массаж, дәвалау физкультурасы, физиотерапия, галокамера, озокерит-парафин терапиясе, гирудотерапия, озонотерапия билгеләнә. Моннан тыш физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә махсус тренажерларда дәресләр керә. Процедура кабинеты да эшләп тора.

Махсус хәрби операция катнашучылары

МХО катнашучыларына ярдәм

 

– Иң мөһим чараларның берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Әлеге эшчәнлек кысаларында көндәлек тор-мышны җиңеләйтүгә һәм яңа чынбарлыкка җайлашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле программалар тәкъдим итәбез. Өлкәннәр өчен «А дан Я га кадәр смартфон» программасы да гамәлдә.

 

Ул заманча гаджетлар белән эшләргә өйрәтүне күздә тота. Өлкәннәр әлеге программаны бик теләп өйрәнәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзәк даими нигездә МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына социаль-психологик һәм социаль-медицина ярдәме күрсәтүен дә дәвам итә, – дип билгеләп узды «Ветеран» реабилитация үзәге директоры Кадрия Гыйматдинова.

 

Шуны да әйтергә кирәк, физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге абый-апалар өчен иҗат остаханәләре дә эшләп тора. Биредә даими рәвештә мавыктыргыч мастер-классларны оештырып кына торалар. Үзәкнең барлык мөмкинлекләре белән әлмәтлеләр ел да уздырыла торган «Ачык ишекләр көне» аша якыннан таныша алалар. Быел бу чара күптән түгел – 8 октябрьдә узды. «Ветеран» тернәкләндерү үзәгендә кандагы шикәргә экспресс-тест тапшыру буенча мобиль медицина пункты да еш кунакта була. Бу чара Әлмәт шәһәренең җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре тырышлыгы белән оештырыла.

 

Өлкәннәр турында мондый кайгыртучанлык күрсәткән хезмәткәрләргә рәхмәттән башка сүз юк. Эшләрегез гөрләп барсын, исән-сау гына була күрегез. Күңелләрегездәге игелек уты сүрелмәсен, гел шулай якты булып дөрләп янсын. Резеда Исмәгыйлева