Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәрберебезнең күз алдына беренче тапкыр оялып кына мәктәп бусагасын атлап, әлегә таныш түгел, әмма сине үз баласы кебек елмаеп каршы алучы укытучы килә. Ягымлы карашы белән барлап белем дөньясына алып кергән, яраткан укытучыга әйләнгән Таһиров исемендәге 1нче лицей укытучысы Мәүлетбаева Ильмира Сәгыйть кызы хакында сүзем.
Мин инде 4 оныкның әбисе. Яраткан оныкларымның берсе Азалиянең башлангыч сыйныфтагы укытучысы ул. Хәзер инде ул 6 нчы сыйныфта укый.
Ильмира Сәгыйть кызы белән без әбиләрне дә чакырып оештырган матур чарада таныштык һәм хәзер дә дуслыгыбызны дәвам итәбез. Ул балаларга белем бирүче генә түгел, патриотик рухта тәрбиләүче дә, шәһәрнең матур урыннары белән таныштыручы да, табигать кочагына алып чыгучы да, татар китаплары укуга мәхәббәт уятучы да, һәрбер балага күңел җылысын кызганмыйча өләшүче дә. Укыткан укучыларының кечкенә уңышларына да сөенеп яши ул.
Күптән түгел бергәләп Теләче якларына барып РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, «оста повар», «Татар халык ашлары» китабының авторы Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә багышлап оештырылган республика гастрофестивалендә Әлмәт данын яклап, «Татлы ризыклар» номинациясендә 1нче урынны алып кайттык.
Ильмира Сәгыйтовна! Сезне матур, хөрмәтле бәйрәм – Укытучылар көне белән онык-ларым белән бергәләп чын күңелебездән котлыйбыз! Сезгә ныклы исәнлек, мактау-лы эшегездә зур уңышлар, куанычлы көннәр телибез, Укучыларыгызның мәхәббәтен, хөрмәтен тоеп яшәргә, эшләргә насыйп булсын! Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Минзәлә Сафина-Вахитова, Әлмәт. Автор фотосы