Әлмәттә ишетү мөмкинлекләре чикләнгәннәр волейбол уйнады.
Әлмәттә бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган волейбол буенча төбәкара турнир узды.
Ярышларда Йошкар-Ола, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Туймазы, Октябрьский, Оренбург шәһәрләреннән командалар катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Йошкар-Ола командасы җиңү яулады! 🥇