Бик ялгышабыз. Нишләргә белмичә күзе мөлдерәп торган сабыйның башыннан сыйпап, «Синең кулыңнан килә, син булдырасың!» дип җилкәсеннән сөяргә бернинди роботның да җаны җитми. Моны бары тик үз һөнәренә, балаларга гашыйк чын Укытучы гына эшли ала. Бүген сүзебез Р. Г. Галиев исемендәге Сөләй мәктәбендә 30 ел балаларга җан җылысын өләшүче Гөлмира Абдулла кызы Гәрәева турында.
Мәктәпнең еше тормышындагы роле
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур хатирәләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый.
Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан чын Шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя. Укытучылар бәйрәме миңа һәрвакыт көзге яфрак, сары-көрән зәгъфран чәчәге исләре, үзенчәлекле төсләр, кызыл тасма таккан җиз кыңгырау, һәм чәчен-башын җыйнак итеп җыйган, үзе дә, киеме дә бик тыйнак булган укытучы апа булып күз алдыма килә.
Әлбәттә, хәзер инде апалар да, мәктәпләр дә, бәйрәмнәр дә бөтенләй башка. Заманча, яңа технологияләр, ясалма фәһемнәр белән сугарылган. Әмма Укытучы дигән бөек исемне, бу изге һөнәрне бернинди компьютерлар да, ясалма фәһемнәр дә алыштыра алмый. Алыштырмаячак та! Укытучының бер җылы сүзе, бала җанына күрсәткән ышанычы укучыны әллә нинди үрләргә, зур биеклекләргә алып менә.

Әйе, укытучыларның бар белем бирүчеләре, бар дәрес кенә бирүчеләре. Бүген минем сүзем — чын мәгънәсендә җан җылысын өләшеп, тирән белем бирүче укытучы турында
Гөлмира Абдулла кызы Гәрәева менә инде 30 ел Сөләй авылында, үзенең туган мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Алай дип әйтүем бәлки аздыр, аның бөтен эшчәнлеген бер тар кысага кертү булыр кебек. Дөресрәге, ул нәкъ менә шул балалар дип, шуларны чын күңелдән яратып яши.
Аның башында, җанында бервакытта да «кем булып эшләргә, кая барырга?» дигән икеләнүле сорау тумый. Әнисе дә укытучы, туганнары арасында да бу һөнәр ияләре шактый. Шуңа да, Гөлмира кечкенәдән үзен бары тик укытучы буларак гына күрә.
— Кечкенә чакта да үзебезгә агачтан такталар ясап, кызлар белән гел укытучылы уйный идек. Әнием дә Урсалыбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләгәнгәдер инде, бөтен уеныбыз «укытучылы» иде, — дип искә ала ул елмаеп.

Башка авыл
Мәктәпне тәмамлаганчы туган авылыннан Сөләйгә җәяү йөреп укыйлар алар. «И, Урсалыбаш белән Сөләй арасы нәрсә инде ул!» — диярләр бәлки. Ләкин халыкта «Башы күренсә дә башка авыл» дигән бик тә акыллы гыйбарә яши. Бу бит һәр көнне: көзге яңгырда да, кышкы салкын бураннарда да кабатлана.
Мәктәпне тәмамлауга, кыз документларын Бөгелмә педагогия училищесына илтеп бирә. Һәм ике елдан соң туган мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып кабат әйләнеп кайта. Ул вакыттагы мәктәп директоры Әслах Зыятдин улы Гаязов бер шикләнмичә, яшь белгеч Гөлмирага 1 нче сыйныфны ышанып тапшыра.
— Ул вакыттагы әти-әниләргә зур рәхмәт инде. Алар бит миңа үз балаларын тулысынча ышанып тапшырдылар. Әти-әниләр хәзер дә «Безнең балалар белән бергә үстең», — диләр. Алар хак-лы. Мин чыннан да алар белән бергә үстем, бергә чарландым. Элек тә шулай иде, хәзер дә, — ди Гөлмира Абдулла кызы.
Әйе, укытучы булу өчен һөнәри белем генә җитми шул. Аның өчен укытучы булып туарга кирәк! Чит кеше балалары өчен чын йөрәктән кайгыра, алар өчен шатлана, борчыла, һәрберсенең язмышы белән аерым кызыксына һәм аларны чын күңелдән ярата белергә кирәк. Ә калганы — еллар белән, эшли-эшли үзе килә, өстәлә, тәҗрибә булып туплана бара. Менә шулай булса гына ул чын укытучы буладыр.
Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап кайткан яшь кыз башта биш ел башлангыч сыйныфларда укыта. Аннары югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытуга күчә. Тырышлыгы чиксез була: читтән торып Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының филология факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта ундүрт ел буе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары хезмәтен дә уңышлы алып бара. Соңрак, балалар саны кимү сәбәпле, мәктәптә бер генә директор урынбасары штаты калгач, тулысынча дәресләр аша белем бирүгә күчә.

Авылда мәктәп бетсә — тел дә бетә...
Сүз дә юк, заман үзгәрә, заман белән бергә укучылар, укытучылар, әти-әниләр дә, дөньяга карашлар да бөтенләй башка төрле төс ала. Кайчандыр районда иң зур, балалар тавышыннан шаулап-гөрләп торган белем учакларының берсе булган Сөләй урта мәктәбе дә бүген бераз боегып, моңсуланып калган кебек. Чөнки елдан-ел укучылар саны кими. Ләкин ачы чынбарлык шул: авылда мәктәп бетсә — тел дә бетә, авыл үзе дә картлар яисә шәһәр дачниклары гына яши торган авылга әйләнеп кала.
Авылдагы укытучы бит ул гомер-гомергә бөтен вакыйгаларның үзәгендә кайнаган, иртәгәсе көн өчен үзен җаваплы тойган бөек шәхес. Бүген дә алар тел дип, татар авылының киләчәге дип борчылып яшиләр. Чөнки бүген татар авылындагы мәктәпләрнең үзендә дә тәнәфес җитүгә балалар күбрәк рус телендә аралашырга күчә.
Калалардан авылга, мәктәпкә татар телен камил белмәгән укучылар килсә дә, аларны зур шатлык белән кабул итә торган вакыт хәзер. Юк, авыл укытучылары мәктәп бетсә «эшсез калабыз» дип курыкмыйлар. Гөлмира Абдулла кызы кебек белемле, тырыш, максатчан укытучылар кайда да югалмас, үз урынын табар. Ә менә кендек каның тамган туган авылның һаман картая, сүнә баруына аларның җаны әрни, йөрәге сызлый.
— Укучыларыбыз туган телләрен белерләр, онытмаслар дигән өмет күңелләребездә һәрвакыт яши һәм яшәячәк тә, — ди Гөлмира ханым ышаныч белән. — Үткәрелгән барлык чараларда да балалар бик теләп катнашалар бит. Вата-җимерә булса да татарча шигырен дә сөйлиләр, җырлыйлар да. «Не знаю», «не могу», «не хочу» дип әйткәннәре юк әлегә, Аллага шөкер. Күзләре янып тора!
Гаиләләрдә әти-әниләренең күбрәк рус телендә аралашулары нәтиҗәсе дә инде бу, сүз дә юк. Нишлисең бит... Укучылар берәр чара, дәрес оештыра башласак: «Апа, түбәтәй киябезме? Киик инде!» — дип торалар. Милләтебезнең баш киеме булган түбәтәйнең дәрәҗәсен белгәч, иншалла, бар да яхшы булыр дигән ышанычта калабыз, – ди ул.
Кемнәр өчендер авылда балаларга мөмкинчелекләр аз, балалар күп булмагач коллективка өйрәнмиләр дип фикерләүчеләр дә бардыр. Ләкин шәһәр мохиты, сыйныфлардагы балалар күплеге нидер бирсә дә, авыл мәктәбендәге кебек һәр балага якын килеп, аның кечкенә генә сәләтен күреп үстереп җибәрү, андагы туганлык мохиты, җан җылысы белән тиңләшә алмыйдыр.

Зарлану түгел, киләчәккә аек өмет
Мин укытучы апа белән сөйләшәм. Тегеләй дә тарткалап карыйм, болай да эткәләп карыйм — үземчә, авыр заманадан туеп, «Әйе, чарасыз калган чаклар була» дип әйтмәсме дим. Гадәттә, журналист белән әңгәмә вакытында матур гына сөйләшә торгач, кайберәүләр: «Монысын инде яза күрмәгез, сезгә генә әйтүем», — дип, эчендәге ачуын яисә зарларын өстәп куялар. Әлбәттә, мин андый серләрне язмыйм — ничек инде ышанып әйткән сүзне ил өстенә чыгарып чәчәсең?
Шуңа күрә, Гөлмира ханым да әңгәмә барышында шундыйрак эчке серләрен, «минем өчен генә» дип зарланып алуларын чыгарыр бәлки, дигән идем. Юк! Ул үз эшенә шулкадәр бирелгән, шулкадәр дә ярата, күзләреннән һәрвакыт нур, очкын бөркелеп тора. Телендә гел балалар, гел авыл язмышы.
Күңелендә — үзенә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына карата тирән рәхмәт хисләре һәм киләчәккә карата якты өмет яши. Кабатлыйм, бу ниндидер аңсыз рәвештә, тилеләрчә могҗиза көтү өмете түгел. Ә аек акыл, чиста хисләр, изге теләкләр һәм дөнья өчен чын йөрәктән борчылудан туган олы Өмет! Шулай булсын. Барлык укытучыларның да ышаныч-өметләре чынга ашсын иде. Рәфкать Шаһиев. Фото: Г.Гәрәевның шәхси архивы