Укытучының дәрәҗәсе түрәнең кәнәфиеннән биегрәк булырга тиеш
Мәгариф

Укытучының дәрәҗәсе түрәнең кәнәфиеннән биегрәк булырга тиеш

Әллә ниләр әйтердәй булам да... Укытучылар көне — ил күләмендәге олы бәйрәм. Шул ук вакытта ул бүгенге җәмгыятебезнең, мәгариф системабызның иң авырткан нокталарын ачып салучы көн дә

«Үзебез өйдә балабызга гади генә өйрә пешерә белмәгән килеш, мәктәптән затлы ботка таләп итәбез. Бәлки безгә, иң түрдәге түрәләрдән башлап, укытучыга гамәлебез белән хөрмәт күрсәтә башларгадыр?»

Укытучылар көне

Миңа калса, Укытучылар көне – ул һәркайсыбызның, бөтен халыкның уртак бәйрәме. Тик аны тиешле югарылыкта бәйрәм итә белмибез. Әллә белмибез, әллә безгә моны белдермиләр... Бөтенесе дә бардыр. Ә бит уйлый белә торган, фикер йөртә алган кеше өчен моннан да бөегрәк, моннан да мөһимрәк бәйрәм юк! Ни өчен дигәндә, дөньядагы һәр һөнәр иясе — президенттан алып гади эшчегә кадәр — укытучы кулыннан узган.

 

Әлбәттә, трибуналардан сөйләгәндә купшы сүзләрне жәлләмибез инде. Сүз сүз инде, ә чынлыкта олылаулары, бәяләүләре бик чамалы. Вәгъдәләр зур, гамәлләр вак. Баксаң, һәркемнең күңелендә укытучыларына карата кадерле җылы хисләр, әйтелми калган матур сүзләр, рәхмәтләр яши бит. Тик бүген әлеге изге һөнәрнең дәрәҗәсен түбән төшерделәр. Менә шунысы иң аянычы һәм җанны сызлата торганы!

 

Безнең халык бит борынгыдан өстәге җитәкчеләрнең сүзләренә, аларның укытучыларга карата булган мөнәсәбәтенә карап эш итә, фикер йөртә. Ил күзәткән начальник ни кылана, аның кул астындагы замнар, помнар шуннан үрнәк ала. Җитәкче театрга йөри икән — аннан түбәнрәк торучылар кырылып театрга йөгерә. Түрә атлар ярата башласа — калганнар да дәррәү ат ярата башлый. Ул фәлән төрле фасондагы костюм кия икән, иярченнәре дә чиратка басып шундыйны кия. Бу — безнең җәмгыятьнең язылмаган законы.

 

Ә нигә соң әле шул ук оешма, предприятие җитәкчеләренә үзләре укыган мәктәп укытучыларына, беренче мөгаллименә яисә сыйныф җитәкчесенә үз исеменнән берәр затлы бүләк әзерләмәскә? Аның бу зур үрнәген күреп, замнары да, помнары да, ярдәмчеләре белән киңәшчеләре дә шуны эшләргә ашыгыр иде бәлки! Хәзер бит дөньяда бер гади кеше калмады — бөтенесе президент, бөтенесе директор, һәркем кәнәфи кочаклый. Берәр гозер белән хат язсаң, шул нәчәлникләрдән имза җыеп җаның чыга, күп бит алар, исәбе-хисабы юк! Ә менә илнең киләчәген тәрбияләүче олы йөрәкле укытучылар елга бер тапкыр гына килә торган бәйрәмнәрендә дә игътибардан читтә кала.

Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел

Заманында миңа Яңа Кәшер урта мәктәбендә эшләргә насыйп булды. Шул елларны һәрвакыт тирән сагыш һәм җылы хисләр белән искә алам. Ул чакта мин әлеге зур коллективта күп нәрсәгә өйрәндем: һөнәри яктан да чарландым, тормыш мәктәбен дә менә дигән итеп уздым. Мәктәбебез коллективы зур, күбесенчә яшьләрдән гыйбарәт иде. Бәби тапкан яшь укытучылар безне чәйгә чакыра торган иделәр. Шул мәҗлестә мәктәп директоры Рәшит абый Фахразыев әлеге укытучының ирен, кайнана-кайнатасын дәшеп, аларга киленнәренең нинди талантлы, нинди алтын бәясе укытучы икәнен сөйли иде.

 

Аны гаиләсе, якыннары алдында бер башка югары күтәреп, дөнья кадәр олылап күрсәтә иде. Әлбәттә, шуннан соң ул яшь укытучының күзендә ут кабына, үзенә ышанычы арта, үзенең кирәклеген тулысынча тоеп, тагын да тырышыбрак эшли башлый иде. Бу минем өчен җитәкчелек эшендә бик яхшы үрнәк, өлге булды. Әйтәсе килгән фикерем шул: халык һәрвакыт түрәләрнең укытучыга карата мөнәсәбәтеннән чыгып бәя бирә.

укытучынынң дәрәҗәсе күтәрелер иде

 

Мәктәпнең дәрәҗәсе күтәрелер иде

Сез, җәмәгать, бу кеше бәйрәм уңаеннан үзенә нәрсәдер теләнеп утыра дип уйлый күрмәгез. Хәер, уйласагыз да гаеп түгел. Мин бит урларга чакырмыйм, халык казнасына кул салмыйм. Хәтта сорамыйм да! Бары тик «шулай эшләсәләр күбрәк отарлар иде, мәктәп дәрәҗәсе күтәрелер иде» дим. Белмиләр бит. Сүз дә юк, халкыбыз «Белмәү – гаеп түгел,  белергә теләмәү – гаеп» дигән. Менә хәзер мин моны кычкырып әйттем, яздым. Түрәләр моны укысалар — белергә тиешләр. Менә моннан соң да күз йомсалар, бу инде чын гаеп булачак.

 

Ә бит әле илдә кемнәрдер урлый да... Алай дисәң, «кемнең кулында – шуның авызында» дигәннәр бит инде элек тә. Сейф ачкычлары үзләрендә, бюджет акчасы кул астында булгач, кызыгалардыр шул, нәфесләрен тыя алмыйлардыр. Алмый түзә алмыйлар! Шул урлаган акчаларның бер өлеше мәктәпкә, укытучыга юнәлтелсә, бәлки бүгенге заман бөтенләй башкача җырлар иде.

 

Кемдер бүгенге укытучыларны тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Килешәм, биш бармак та бер түгел, аттан ала да туа, кола да туа. Бу урында тагын шул ук Кәшер мәктәбендәге бер хәл искә төшә. Тугызынчы сыйныфта ата-аналар җыелышы бара. Бер кыз бик начар укый, имтиханнарны ничек бирер, алга таба кая барыр дип укытучылар ут йота, борчыла. Шул вакыт әлеге кызның әнисе «Ярар, беркая да керә алмаса, Бөгелмәгә педучилищега барыр әле» дип әйтеп куйды. Ишетәсезме? Иң артта калган, укый алмаган балаларны укытучы итеп әзерләргә җыенабыз! Менә шундый йомшак укытучылар да килә икән мәктәпкә, моңа укытучы үзе гаеплеме соң? Бу сорауны сезнең фикергә калдырам...

 

Тагын бер ягы бар: бүгенге заманда бөтен авырлыкка карамыйча, үзенең җан җылысын табып, мәктәпкә бала укытырга килгән һәр яшь белгечкә тезләнеп рәхмәт әйтергә кирәк! Ковид вакытын искә төшерегез әле. Балалар өйдә утырганда, ата-аналар балаларын мәктәпкә җибәрү өчен, алар белән укытучылар гына шөгыльләнсен өчен әллә ниләр бирергә әзер иделәр. Чөнки үз балаларын да тыңлата алмыйча, алар белән уртак тел таба алмыйча аптырадылар.

 

Ә бүген без укытучыдан ни сорыйбыз? Юк, сорамыйбыз, без таләп итәбез! Үзебезгә өйрә пешерә белмәгәнне, укытучыларның ботка пешерүләрен телибез. Алай булмый шул! Бәлки безгә, иң түрдәге түрәләрдән башлап, укытучы дигән изге һөнәр иясенә чын хөрмәт белән карый башларгадыр? Елга бер тапкыр, Укытучылар көнендә генә кәгазьдәге матур сүз белән түгел, ә иртәгәге көнгә файдалы гамәлебез белән! Уйлый башласаң, әллә ниләр әйтердәй булам да...