Октябрь башында «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге әгъзасы Рамил Әфәндиев штабка чираттагы гуманитар йөкне - су фильтрларын һәм картриджлар алып килде.
Октябрь башында «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге әгъзасы Рамил Әфәндиев штабка чираттагы гуманитар йөкне - су фильтрларын һәм картриджлар алып килде.
– Рамил МХО зонасындагы егетләргә беренче тапкыр гына ярдәм итми. Аның керткән өлеше әйтеп бетергесез мөһим. Кыр шартларында чиста су солдатларга бик соралган. Беренче карашка бу гади генә әйберләр кебек, ләкин хәрбиләрнең сәламәтлегенә кагылышлы әлеге ярдәм аларның тормышын саклап калырга ярдәм итә. Рамил алып килгән барлык фильтрлар һәм картриджлар да чираттагы гуманитар конвой белән егетләребезгә озатылачак, – дип ассызыклады бүлек җитәкчесе Юрий Максимов.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, калабызда оештырыла торган бер генә патриотик чара да «Хәрби туганлык» бүлегенең ярдәменнән һәм катнашыннан башка узмый. Әле менә күптән түгел запастагы хәрбиләр «Герой портреты» бөтенроссия акциясе кысаларында «Спартак» яшүсмерләр клубында мәктәп укучылары белән очраштылар. Акциянең төп максаты – Ватан сакчыларының батырлыгына хөрмәт тәрбияләү иде.

Очрашуның кунаклары МХО да катнашкан Евгений Алексеев һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны Олег Гиздутдинов укучылар белән бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, үзләренең тормышында булган вакыйгалар турында да сөйләделәр. Алар яшүсмерләр өчен рәсем дәресе оештырдылар, аның барышында балалар геройларның портретларын ясадылар. Балалар үзләренең рәсемнәре аша Ватанны саклаучыларның характерын һәм батырлыгын күрсәтергә тырыштылар.
Яраланганнан соң дә-валануда булган Евгений Алексеев яшүсмерләрнең
сорауларына гадел җавапларын бирде, хезмәте, сугышчан иптәшләре һәм үз теләгең белән МХО га китүнең нәрсә икәнлеге турында да сөйләде. Олег Гыйздетдинов патриотик эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Очрашу чын мәгънәсендә кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле булды һәм һәркемдә тирән тәэсир калдырды. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Юрий Максимов