Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшерен алкоголь җитештерүчедән 2500 литрдан артык сыйфатсыз спирт тартып алынды

Җинаятьченең үз цехында тыелган эчемлекләр ясавы, ә аннары җирле шәхси эшмәкәрләргә сатуы ачыклана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, федераль куркынычсызлык  хезмәте һәм дәүләт алкоголь инспекциясе оперативниклары белән берлектә, буяулар һәм ароматизаторлар өстәп, законсыз әйләнешкә спиртлы продукция кертүдә шикләнелүче 38 яшьлек кешене тоткарлыйлар.

Әлмәттә арендага алынган склад бинасын тикшерү вакытында хокук сакчылары 2600 литрга якын спиртлы продукция һәм 305 литрдан артык этил спирты, шулай ук 2 бражный һәм 2 ректификация колонна, 2 углекислота белән баллон, күп санлы тәмләткечләр, буяулар һәм лимон кислотасы алган.

Үткәрелгән экспертиза күрсәткәнчә, табылган алкоголь ГОСТка органолептик һәм физик-химик күрсәткечләр буенча туры килми. Алынган спиртлы продукциянең гомуми бәясе 280 мең сумнан артып киткән.

Җинаятьченең үз цехында тыелган эчемлекләр ясавы, ә аннары җирле шәхси эшмәкәрләргә сатуы ачыклана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерүчеләре тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 171.3 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

 

 

 

Татарстан эчке эшләр министрлыгы 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса