Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан табиблары Covid-19га каршы көрәшергә Үзбәкстанга киттеләр

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Ташкентка җибәрелгән төркемдә барлыгы 39 медик бар.

Россия табиблары төркеме коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә хезмәттәшләренә ярдәм итү өчен Үзбәкстанга очты. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиблар илдәге эпидемиологик вәзгыятьне бәяләү белән шөгыльләнәчәк, шулай ук үзбәк коллегаларына бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.

"Үзбәкстан Республикасында коронавирус йогышы ситуациясенә бәя бирү һәм РФ Хөкүмәте кушуы буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү өчен бүген Ташкентка Федераль медицина үзәкләре белгечләре төркеме очты", — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, медиклар төркемендә тәҗрибәле инфекционистлар, анестезиологлар-реаниматологлар, пульмонологлар, хирурглар, кардиологлар, неврологлар, терапевтлар бар. Төркемгә барлыгы 39 кеше керде. 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Россия медиклары Үзбәкстанда ай дәвамында эшләячәк. 

Элегрәк татарстан медиклары үз коллегаларына Казакъстанда Covid-19 пандемиясен җиңәргә булышкан, шуның өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләре өчен Жамбыл өлкәсе хакиме Бардибек Сапарбаев рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса