Әлмәттә коронавируска анализны кем бирә ала?
Коронавирус

Әлмәттә коронавируска анализны кем бирә ала?

Бүген турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов коронавирус инфекциясен ачыклауга анализларны тиешле күрсәткечләр булган затлар гына тапшыра, дип билгеләп үтте.

Алар - чит илдән кайткан, яки инфекцияле кеше белән элемтәдә булучылар. Теләгән һәркем ирекле тәртиптә анализ тапшыра алмый.

Бу экспресс-тестлар түгел, шуңа күрә бу процесс озаккарак сузыла.


коронавирус