Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәткә Мәскәү белән Санкт-Петербургтан 9 кеше кайткан

Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайтучылар өчен чикләүләр кертелде. Аларга да мәҗбүри изоляция билгеләнә.

“14 апрельдә Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтучыларга карата чикләүләр кертелде.Чөнки әлеге территорияләрдә авыручылар күп күзәтелә. Бу дәвердә шәһәргә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән 9 кеше кайтты. Алар белән элемтә шунда ук урнаштырылды һәм Роспотребнадзор һәммәсенә күрсәтмәләр бирде, хәзер алар өй карантинында”, - дип җиткерде башлык.

17 апрельгә Әлмәткә чит илдән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербургтан кайткан 1489  кеше исәпләнә. Шуларның 50 се хәзерге вакытта өйләрендә мәҗбүри изоляциядә. Авырулары расланган яки коронавируска анализлары шикле дип табылган кешеләр белән контактта булган 35 әлмәтле дә карантинда.

- Әгәр сез шундый кешеләр турында мәгълүматка ия яки дусларыгыз, танышларыгыз арасында андыйлар бар икән, аларга  мәҗбүри рәвештә өйдә калырга кирәклеген аңлатыгыз. Бу  башкаларның сәламәтлеге өчен бик мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Тимур Нагуманов.

Сораулар туган очракта 26-01-01 кайнар линия телефонына шалтыратырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса