Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Игелекле акция

Татарстанда үзүзеңне изоляцияләү чорында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен бушлай азыктөлек җыелмалары китерү буенча «Стоп Корона» акциясе башланды. Аңа җирле компанияләр дә кушылды.

Билгеле булганча, өлкән яшьтәге кешеләр риск югары булган төркемгә керә һәм аларга хәтта кибетләргә бару өчен дә өйләреннән чыгарга ярамый. Азыктөлек тартмалары яшәү минимумыннан түбән керемле булган, 65 яшьтән өлкән әлмәтлеләргә биреләчәк. Әлмәттә бу категориягә 241 кеше керә.

Җыелмалар иң кирәк ле продукцияләрне үз эченә ала һәм өлкәннәргә бер ай карантин чорына исәпләнә. Волонтерлар аларны адресатларга контактсыз, бушлай тапшырачак.

Гөлназ Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса