Коронавирус белән авырган ике пациентны бүген Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар.
Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли, коронавируска тест тискәре нәтиҗә биргән.
Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 8 кеше сәламәтләнгән.
⠀
Хәзерге вакытта республикада коронавирус белән зарарлануның 41 очрагы теркәлгән, алар күбесе чит төбәкләрдән кайтучыларда ачыкланган. 33 кеше табиблар күзәтүе астында кала.