Экология

Әлмәттә экологлар законсыз кар өелгән җирне ачыклаган

Ачыкланган территориянең мәйданы – 26 кв. м., күләме-6 куб. м.

Әлмәт районы мониторингы кысаларында ТР экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәренең Объездная урамында рөхсәтсез кар ташлау урынын ачыклаган. Ачыкланган территориянең мәйданы – 26 кв. м., күләме-6 куб. м.

Әлмәт районы башкарма комитетына хокук бозуларны бетерүгә кисәтү җибәреләчәк.