Әлмәт районында 600 квадрат метр мәйданлы чүплек бетерелде
Чүп 928 куб. м мәйданны тәшкил иткән.
Әлмәт районы мониторингы барышында экологлар балалар сәламәтләндерү лагере янында төзелеш калдыкларын туплауны ачыкладылар, дип хәбәр итә ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
600 кв. м мәйданлы территорияне төзекләндерү эшләреннән калган чүплек күләме 928 куб. м тәшкил иткән.
"Бүгенге көндә чүплек бозучы тарафыннан бетерелгән, территориясе тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән", – диелә.
Фото: ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа