Татарстанда хәләл индустрияне үстерү һәм Ислам дөньясы илләренә экспортны киңәйтү юллары Әлмәттә узган түгәрәк өстәлдә тикшерелде. Чарада хөкүмәт, Диния нәзарәте вәкилләре һәм бизнес экспертлар катнашып, хәләл сертификациясе һәм яңа милли стандартлар буенча фикер алышты.
10 сентябрьдә «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгында «Татарстан Республикасында хәләл индустрияне үстерү: проблемалы мәсьәләләр һәм чишү юллары» дигән түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы һәм Татарстан республикасы "Диния нәзарәте" нең "Хәләл" стандарты буенча комитет рәисе Шляпошников Аббяс Фатих улы катнашты.
- Очрашу кысаларында экспертлар һәм тармак вәкилләре хәләл индустрия үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм гамәлдәге бурычларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Катнашучыларга шулай ук хәләл сертификат алу процессының ничек баруы турында җентекләп сөйләделәр.
Рәсми өлештән соң эш практик семинар форматында дәвам итте. Катнашучылар ГОСТ Р 70401-2022 милли стандарты таләпләре белән таныштылар, азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә хәләл стандартларын кертүнең гамәли кейсларын карадылар, халыкара практиканы һәм Ислам дөньясы илләренә продукция экспортлау стандартларын өйрәнделәр.
Семинар азагында катнашучылар фикер алыштылар һәм йомгак ясадылар. Әлеге очрашулар бизнес һәм экспертлар арасында әңгәмә корырга ярдәм итә, республикада хәләл индустрияне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача.