Телләр халыкларны берләштерә
Мәдәният. Сәнгать

Телләр халыкларны берләштерә

8 сентябрьдә әлмәтлеләр Россия халыклары телләре көнен билгеләп уздылар.

Әлеге бәйрәм Россия тарихында беренче тапкыр билгеләп үтелә һәм безгә илебездә яшәүче барлык халыкларның да тел байлыгын саклау һәм үстерү мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый.

Бәйрәм 8 сентябрьгә — танылган шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көненә туры китерелгән. Рәсүл Гамзатов шигырьләрен үзенең туган авар телендә һәм рус телендә иҗат иткән. Туган тел темасы аның иҗатында аерым зур урын алып тора. Шагыйрьнең мондый карашы төрле телләрнең уртаклыгын, халыкларның бердәмлеген һәм милләтара татулыкның мөһимлеген символлаштыра.

  • Әлмәт муниципаль районында 72 милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә. Аларның һәркайсы өчен туган телне саклау, аны буыннан-буынга тапшыру мөһим бурыч һәм мәдәни тәңгәллекнең нигезе булып тора.

  Библиотекадан фотолар

 Бу истәлекле көнне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар оештырылды. Шуны да билгеләп узарга кирәк, 8 сентябрьдә Татарстанда тагын бер җылы бәйрәмне – «Әкият көне»н билгеләп уздылар. Шул рәвешле ике бәйрәм бергә үрелеп үткәрелде. Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә аны аеруча матур итеп оештырганнар. Гимназия укучылары ул көнне төрле телләрдә сөйләшкәннәр, татар телендә диктант та язганнар.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен мульт-парад оештырылган. Балалар яраткан әкият геройлары янында кунакта булганнар. Зур экранда берьюлы ике телдә — рус һәм татар телләрендә әкиятләр җанланып киткән. Китапханәдә исә вернисаж ачылган. Берәүләр укыганда, икенчеләр иҗат иткәннәр. Балалар халык сюжетларына искиткеч матур иллюстрацияләр ясаганнар, ә китапханә чын хәзинәгә әверелгән: Россиядә яшәүче барлык халыкларның — татар әкиятләреннән алып рус былиналарына һәм чуаш риваятьләренә кадәр әкиятләр тупланган китаплардан зур күргәзмә оештырылган.

Сыйныфларга татар әкиятләренең геройлары килеп керүе үзе бер могҗизага әверелгән. Алар балалар белән халык уеннарын уйнаганнар, табышмаклар әйткәннәр һәм фольклорны белү буенча күңелле викторина да үткәргәннәр. Чаралар балаларда тирән тәэсир калдырган. Резеда Исмәгыйлева