Әлмәттә Татарстанда хәләл-индустрия үсеше турында фикер алыштылар
Татарстанда хәләл индустрияне үстерү һәм Ислам дөньясы илләренә экспортны киңәйтү юллары Әлмәттә узган түгәрәк өстәлдә тикшерелде. Чарада хөкүмәт, Диния нәзарәте вәкилләре һәм бизнес экспертлар катнашып, хәләл сертификациясе һәм яңа милли стандартлар буенча фикер алышты.