22 урлау: Әлмәттән карак өч елга якын колониягә хөкем ителде
Җинаять һәм җәза

22 урлау: Әлмәттән карак өч елга якын колониягә хөкем ителде

Зыянны ул капларга тиеш.

Әлмәт кешесе супермаркеттан урлаган өчен өч елга якын төрмәдә утырачак. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте. Ир-ат ел буе диярлек урлашкан, ләкин гаебен танымый.
 

  • Аны ике ел һәм тугыз ай гомуми режимлы колониягә билгеләделәр. Моннан тыш, ир-атны кибеткә урланган товар өчен 112 мең сумнан артык компенсация түләргә мәҗбүр иткәннәр. Хөкем карарына шикаять бирергә була әле.