60 яшь – туктап калыр вакыт түгел
Җәмгыять

60 яшь – туктап калыр вакыт түгел

«Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ЦДНГ-3 насос станциясе машинисты Ирек Вәлиев өчен спорт — тормышының аерылгысыз бер өлеше

60 яшендә дә ул волейбол уйный, гер күтәрә һәм марафоннарда катнаша. Ә «Татнефть»тә аны тәҗрибәле белгеч, остаз һәм һәрвакыт ышанычлы кеше буларак беләләр.

Хәрәкәт – гомерлек гадәт

Ирек Мәкъсүм улы үзен спортчы дип санамый. Гади генә итеп әйткәндә: «Үзем өчен физкультура белән шөгыльләнәм», — ди ул. Тыйнак кына әйтелгән бу сүзләр артында исә дистәләрчә еллар дәвам иткән күнегүләр, ярышлар һәм призлы урыннар тора.

Ирек Вәлиев Яңа Чишмә районының Зирекле авылыннан. Мәктәп елларында ук ул актив тормыш алып бара: волейбол уйный, көрәш белән шөгыльләнә, гер күтәрә. Ул вакытларда спорт җиһазларын еш кына үзләре ясый торган булганнар, ә физик активлык көндәлек тормышның табигый бер өлешенә әверелгән.

– Без, авыл балалары, гел хәрәкәттә булдык, шө-гыльләндек, тик утырмадык, – дип искә ала Ирек Мәкъсүм улы .

Бу гадәт дистә еллар узгач та сакланган. Иртән ул урманга йөгерергә чыгып китәргә, ә буш вакытында кулына гер алырга яки волейбол мәйданчыгына чыгарга мөмкин. Марафоннарда да катнаша, әмма нәтиҗәләргә тыныч карый.

фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды, спорт темасына

– Йөгерү миңа рәхәтлек бирә, шуңа күрә кайчак өч, кайчак ун чакрымлык йөгерешләрдә катнашам. Ниндидер нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куймыйм. Энергиясе, мохиты ошый: тирә-якта кеше күп, барысы да көч сынаша, һәркем тырыша. Бу уңай кәеф, дәрман бирә, – ди ул.

Шулай да спорт дәрте аңа чит түгел. Татарстан нефтьчеләре һөнәри берлеге («Татнефть Профсоюз») Кубогына гер спорты буенча узган ярышларда Ирек Вәлиев даими рәвештә призлы урыннарны яулый. Ә аны параспортчылар рухландыра.

– Карап торасың: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, протезларда булган кеше йөгерә, чыгыш ясый — аның нинди ихтыяр көче, нинди чыдамлыкка ия икәнен аңлыйсың. Мондый үрнәкләр бик нык канатландыра. Алар күп нәрсәнең теләккә һәм кешенең холкына бәйле икәнен күрсәтә, – дип уртаклаша Ирек Мәкъсүм улы.

Рульдән нефть промыселына

Ирек Вәлиев «Татнефть» компаниясенә 1991 елда килә. Хезмәт юлын Ямаш технологик транспорт идарәсендә (УТТ) машина йөртүче булып башлый һәм анда ун елдан артык эшли. 2004 елда исә «Ямашнефть» идарәсенең пластлар басымын саклау цехына (ЦППД) күчә.

Һөнәри биографиянең яңа этабы 2017 елда башлана — Ирек Мәкъсүм улы «Ямашнефть» идарәсенең 3нче нефть һәм газ чыгару цехында (ЦДНГ-3) эшче агентны пластка суырту насос станциясе машинисты булып эшли башлый. Бүген ул «Кемтрон» полимер системаларын суырту җайланмасына хезмәт күрсәтә, технологик регламентның үтәлешен тикшереп тора һәм җиһазларның торышын күзәтә.

Мондый эш аеруча игътибарлылык һәм җаваплылык таләп итә. Биредә техниканың төзеклеге дә, технологик параметрларның саклануы да, мөмкин булган өзеклекләргә вакытында реакция белдерү дә мөһим. Бөтен җитештерү процессының ышанычлылыгы нәкъ менә шуңа бәйле.

60 яшь туктап калырга вакыт түгел

Тупланган тәҗрибәсе аңа үз бурычларын үтәп кенә калмыйча, җитештерү процессларын камилләштерүдә катнашырга да ярдәм итә. Ирек Вәлиев пластка суырту насос станциясе машинистлары өчен стандарт операцион картаны эшләүдә катнаша. Бу документ яңа хезмәткәрләрне укытканда кулланыла һәм эшләрне куркынычсыз алып баруны тәэмин итә.

Кешеләрдән өйрәнә торган һөнәр

Нефть тармагында хезмәт иткән еллар эчендә Ирек Мәкъсүм улы үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан күп кенә җитәкчеләрне һәм хезмәттәшләрен очрата. Үзенең остазлары – Валерий Борисов, Вячеслав Васенькин һәм Алексей Суворов турында ул аерым бер җылылык белән сөйли.

– Коллективыбыз бик тату, җитәкчелек яхшы. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, кыен ситуацияләрдә бердәм булып калабыз, – дип сөйли ул.

Хәзер исә Ирек Вәлиев үзе яшь хезмәткәрләргә һөнәр серләрен үзләштерергә булыша. Технологик процессның үзенчәлекләрен аңлата, җиһазлар белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә, гамәли белемнәре белән уртаклаша. Остазлык иткән елларында аның җитәкчелегендә дистәләрчә яшь эшче һөнәри тәҗрибә туплаган.

Югары җитештерү нә-тиҗәләре һәм компанияне үстерүгә керткән өлеше өчен Ирек Мәкъсүм улы НГДУның Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның гаилә архивында спорт дипломнары да аз түгел — алар гер спорты һәм җиңел атлетика буенча ярышларда яуланган призлы урыннар өчен бирелгән.

серия от фото сгенерированного нейросетью

«Чәй эчәргә килегез»

Бүгенге көндә ярышларда Ирек Вәлиевкә еш кына үзеннән берничә дистә елга яшьрәк катнашучылар белән көч сынашырга туры килә. Бу аны кыенсынуга караганда күбрәк сөендерә.

– Миңа 60 яшь, ә янәшәмдә 20–25 яшьлек егетләр. Алар белән ярышу кызык. Әлбәттә, яшьлек яшьлек инде, әмма мин һаман да әле призлы урыннар яулыйм, – дип елмая ул.

Аның тормышка карашы да нәкъ менә шундадыр, мөгаен: яшьне яки шартларны чикләү дип кабул итмәскә, ә бары тик үзеңә ошаган һәм дәрман бирә торган эшне дәвам итәргә. Эштә үз һөнәреңне яхшы белергә һәм башкаларга булышырга, спортта — стартка чыгып, үзеңне сынарга.

Шулай ук аралашу өчен һәрвакыт вакыт табарга. Ирек Мәкъсүм улы безнең сөйләшүне дә җылы итеп тәмамлады: «Чәй эчәргә килегез», - диде ул, елмаеп.

сәй фото нейрочелтәр ярдәмендә ясалды

Бу өч сүздә — кунакчыллык та, күңел киңлеге дә, гади әйберләрдән ямь таба белү дә чагыла. Кешенең актив тормышы нәкъ менә шундый гади әйберләрдән — яраткан эшеңнән, якыннарыңнан, хәрәкәттән һәм яшәү дәрте булганда җыела торгандыр.

Розалия Ермолаева