«Бал-май»лы очрашу
Мәдәният. Сәнгать

«Бал-май»лы очрашу

17 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ача

Театр дәште

  • Шул уңайдан театр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, «Атказанган тамашачы»ларны «Бал-май»га дәште. 

Гадәттә театрда һәр яңа сезон ниндидер бер исем белән ачыла, башланып китә иде. Быел әлегә аның исеме юк. Шулай да... Ә бәлки әле бу да очраклы түгелдер. Һәр тамашачы сезонга үз исемен бирер. Гомумән, быелгы сезонда татар театры оешуның 120 еллыгына киң урын биреләчәк. Коллектив әлеге датаны шәһәрдә дә билгеләп үтә, башкалада узачак тантаналарда да катнаша.

Очрашуда, гадәттәгечә, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева алдагы сезонга планнар, көтеләчәк яңа премьералар, киләсе режиссерларның кемнәр, кайдан булулары белән тәфсилләп таныштырып чыкты. Узган сезонга кыскача йомгак ясады, катнашкан фестивальләрнең нәтиҗәләренә тукталды.

Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировски үзе куячак «Дон Жуан» спектакленең эчтәлеген сөйләмәсә дә, кунакларда зур кызыксыну уятты.

Әлмәт театры

Дон Жуан

Бүгенге заман Дон Жуанын театрның кайсы Дон Жуаны гәүдәләндерә икәнен бик беләселәре килде. Чөнки С. Тагировски куйган спектакльләрнең үзенчәлекле үз йөзе бар.

Очрашуда Уфаның «Нур» татар драма театрыннан да кунаклар бар иде. Бу, әлбәттә, очраклы гына түгел. Октябрьнең 6сыннан 9ына кадәр алар безнең шәһәрдә гастрольдә булачак.

Ут күршеләребез безгә алып киләсе спектакльләре турында, үзләренең «Нур» театры хакында шактый кызыклы мәгълүмат җиткерделәр. Аларның әле бу беренче гастрольләре. Хуҗалар да, кунаклар да журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, җанлы сөйләшү дәвам итте.

Әлбәттә, нинди очрашу-күрешү ди инде чәйсез?! Чәйсез, бал-майсыз нинди татар театры, нинди Әлмәт театры булсын ди. «Иске йорт...»тагы Фирдәвес апалар җырлап-биеп һәркемне кайнар икмәк, җылы сөт, бал-май белән сыйладылар. Очрашу эшлекле дә, кешелекле дә булды. Быелгы сезонның әлегә исеме юк, ләкин гадәттәгечә кызык булырга охшап тора.Рәфкать Шаһиев