Көз башы – урманнардагы эре тояклы кыргый хайваннарның, шул исәптән пошиларның активлык чоры.
- Кыргый хайван машина алдына кинәт килеп чыкса, нәрсә эшләргә соң?

Ике айлап дәвам иткән (октябрьгә кадәр) бу чорда ата пошилар аз ашый, күп хәрәкәт итә һәм агрессив була, кайчак ирексездән кешеләргә дә һөҗүм итә. Төнлә алар автотрассаларга чыгарга һәм авария хәлләре тудырырга мөмкин.
Поши үзенең зурлыгы аркасында машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч хайван санала: олы хайванның авырлыгы 300 килограммнан 600 килограммга кадәр җитә, һәм аның белән бәрелешү поши өчен дә, кеше өчен дә үлем куркынычы тудыра.

Белгечләр урманнарга килүчеләрне, шул исәптән гөмбәчеләрне дә, аеруча уяу булырга һәм хайваннарга якын килмәскә өнди. Әгәр сез юлда поши күрәсез икән, кичекмәстән туктарга, авария сигнализациясен кабызырга һәм хайванның киткәнен көтәргә кирәк. Сигнал бирергә ярамый: кискен тавыш аның машинага ташлануына сәбәпче булырга мөмкин.
Машина йөртүчеләргә катгый рәвештә тизлек режимын сакларга, ә тәүлекнең караңгы вакытында гомумән тизлекне киметергә һәм тарала торган яктылыклы томанга каршы фараларны кабызырга киңәш ителә. Әгәр поши кискен генә юлга йөгереп чыккан икән, аны югары тизлектә урап узарга тырышмагыз – туктагыз яки юл читенә чыгыгыз. Әгәр сез пошины үзегез бәрдергәнсез яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефонына хәбәр итәргә кирәк.
Шуны истә тоту мөһим: әгәр машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан китсә, аны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, ә хайван үлеме өчен кыргый хайваннар дөньясына зыян китергән өчен дәүләткә компенсация түләргә туры киләчәк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде