Әлмәтнең «Көнбатыш капкалар» микрорайонында яшәүчеләрне диспансеризациягә чакыралар
Сәламәтлек

Әлмәтнең «Көнбатыш капкалар» микрорайонында яшәүчеләрне диспансеризациягә чакыралар

Тикшерүне паспорты һәм мәҗбүри иминият полисы булган 18 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар уза ала.

«Көнбатыш капкалар» микрорайонында яшәүчеләрне 12 сентябрьдә диспансеризациягә чакыралар. Тикшерүне 08:00 - 13:00 сәгатьтә Ю.Әминов урамындагы «Гаилә докторы» гомуми практика табибы офисында узарга мөмкин булачак. Бу хакта Әлмәт үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пациентларга уңайлы булсын өчен үзәк район хастаханәсенә маммография һәм флюорография узу өчен бушлай трансфер оештыралар. Калган тикшерүләрне урында узарга мөмкин булачак. Тикшерүне паспорты һәм полисы булган 18 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар уза ала.

  • Быелдан башлап диспансерлаштыру программасы «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа милли проекты ярдәмендә киңәйтелде.