Бәхетле билет
Җәмгыять

Бәхетле билет

Урта мәктәпне тәмамлау белән ике ел хәрби хезмәттә булып кайткан Әнвәр Җиһаншин алдына да кайда, ниндирәк эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баса. Ирек Бәдретдинов Дәвамы. Башы 34 нче санда

Слесарь гына булырга димәгән

Еллар үтү белән Әнвәр эшләгән контора технологик транспорт идарәсе статусын ала, аннары механикалаштырылган эшләр идарәсенә әйләнә. Ә безнең Әнвәр һаман да шул эшендә, автомашиналар төзәтә. 1989 елда, Себергә китүенә 17 ел тулгач кына, эш урыны белән бергә һөнәрен дә алмаштыра, Перевод белән күчкән «Төзүче» арендалы җитештерү берләшмәсенең җылылык-изоляция участогына шофер-оператор булып күчә, берничә елдан участок җитәкчесе итеп билгеләнә.

Себер биографиясен Әнвәр югарырак постта төгәлли, соңгы сигез елында «Сервислы бораулау үзәге»ндә база җитәкчесе вазифасын башкара. Ә Мәймүнә Себер җирендә үзләштергән белгечлегенә тугры кала, сәүдә өлкәсендә бухгалтер, ревизор вазифаларын башкара.

Очраклы билет туры килеп, алда нәрсә көтәсен дә белмичә ерак юлга чыккан Әнвәр Вазыйх улы 43 ел үткәннән соң гына туган якларына әйләнеп кайта. Инде кырык ел бергә гомер сөргән Мәймүнәсе белән әби-бабай булып кайталар.

«Сибирякларны» Әлмәт ягы тарта, Әнвәрнең сеңлесе яшәгән Тихоновка авылында оя коралар, инде балок түгел, бик иркен, якты йортта гомер итәләр.

Себердә бухгалтер булып эшләгән. нейрочелтәр

Себернең тере истәлеге

Инде үзебезнең якка әйләнеп кайтыйк. Тихоновка белән Түбән Мактама арасында җәяүлеләр өчен сәламәтлек сукмагы бар. Анда ике кулына таяк тотып йөрүчеләрне еш күрергә була. Карагай аллеяларында йөрергә бигрәк тә күңелле. Тиздән сукмакларга безнең якта сирәк булган ул агачларның вак сары ылыслары түшәлер, җәяүлеләр сукмагы тагын да матурланыр. Мин Әнвәр белән берничә ел элек көзнең шундый матур бер көнендә промысел юлы янәшәсендә сузылган агач полосасы буенда таныштым.

Ул триммер белән полоса кырыен кипкән үлән-куралардан чистарта иде. Триммеры коры кураларны да, әрсез өрәңге үсентеләрен дә җиңел кыркый, чөнки гомерлек рационализатор пластик мыекчаларны бензин пычкысының корыч чылбырына алыштырган. Элегрәк полоса янәшәсенә тагын бер рәт итеп нарат утырткан икән, шул яшь агачларның арасын чистартып йөрүе.

Тихоновкада яшәүче ветеран Рәфгать Хаҗипов башлап җибәргән игелекле эшкә Әнвәр, Фәрит Ильясов, Фаикъ Шәйхаттаров һәм башка авылдашлары да кушылгач, бик матур сәламәтлек сукмаклары барлыкка килгән. Әлеге дә баягы өрәңгеләрне балта-пычкы белән чистартканнар, карагайларның аллея эченә таба сузылган ботакларын чабып чыкканнар, 1,5 километрга сузылган чын сәламәтлек сукмагы барлыкка килгән.

Себер урманнарында агачлар, нейрочелтәр

Рәфгать белән Әнвәр олы яшьтәге җәяүлеләргә утырып ял итәр өчен эскәмияләр дә ясап куйганнар. Металлдан ябыштырып, аякларын җиргә тирән батырып эшләгәннәр, тиктормас куллар куптарырлык түгел. Тик менә утырырга йомшак булсын өчен түшәлгән пенопласт белән дермантинын йолкыйлар икән шул.

Наратлар

Тихоновка белән агач полосасы арасындагы ярты километр чамасы арага да ике яклап агачлар тезеп утыртырга уйлаган әле Әнвәр. Нарат белән имәнне аралаштырып утыртырга булган планы. Нарат үсентеләрен ерактан эзлисе юк, алар буш яткан җирләрне тәмам басып килә. Күчер дә утырт кына. Тик менә Әнвәр күчереп утырткан бәләкәй наратлар арасында имән шытымнары юк та юк.

– Хәзер белдем инде, – ди Әнвәр, – имәнне алай утыртмыйлар икән. Бер танышым имәннең яшь үсентеләрен бирергә вәгъдә итте, инде алары, күчереп утырткач, Алла бирсә, үсеп тә китәр.  Булыр, Әнвәрнең булдырмый калган эше юк.

Аларның капка төбендә Себернең тере истәлеге – эрбет агачы күтәрелеп үсеп килә. Туган якка кайтканда ветеран берничә эрбет үсентесе алып кайткан, дусларына-туганнарына тараткан икән. Әмма берсенеке дә үсеп китә алмаган. Себер кунагына Себер ветеранының кулы килешәме икән әллә дип уйларга гына кала. Җиһаншиннарның кайтканнарына 10 ел булса да, эрбет (бездә русча кедр дип әйтергә күнегелгән) наратлар кебек тиз генә буйга күтәрелмәгән. Үз кадерен белеп, каты кәүсәсен ашыкмыйча гына күп дистә еллар үстерә торган Себер пәһлеваны бит ул.

Кедр агачы. нейрочелтәр

***

Билет

Теге вакытта очраклы рәвештә генә кулга эләккән билет бәхетле булып чыкканмы соң? Бу сорауга җавапны Әнвәр озак уйлап тормады:

– Бәхетле булгандыр инде. Шатлыгы да, нужасы да аз булмады, хәзер дә сагынып искә алырлык чаклары бар. Хикмәт нинди билет туры килүдә түгел, кешенең үзендә.