Татарстанда яшьләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында федераль грантлар отып, үз проектларын тормышка ашыра ала. Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр өчен төрле юнәлештәге мөмкинлекләр ачык.
Татарстанда яшьләр үз инициативаларын үстерү һәм грант ярдәме алу өчен федераль проектларда катнаша ала. Бу мөмкинлекләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә. Республика Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итүенчә, бу исемлеккә «Большая перемена», «Росмолодёжь.Гранты», «Твой Ход», «КАРДО» һәм башка танылган бәйгеләр керә.
- Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, әлеге проектлар балаларга беренче адымнар ясарга, ә яшьләргә үз юлларын табарга һәм идеяләрен эшкә ашырырга булыша.
Мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» бәйгесе гамәлдә, анда укучылар һәм колледж студентлары 1 миллион сумга кадәр, ә белем бирү оешмалары 2 миллион сумга кадәр грантлар өчен көрәшә ала. Студентлар шулай ук «Росмолодёжь.Гранты: Двигай сообщества» бәйгесендә катнаша. Аерым алганда, быел Татарстаннан дүрт инициатива 3 миллион сумнан артык ярдәм алган.