Әлмәттә 24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелде
Юлларда

Әлмәттә 24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелде

Ул юлларда балалар травматизмын киметүгә юнәлдерелгән иде.

Әлеге уңайдан 33 нче «Незабудка» балалар бакчасында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә «Бала-төп пассажир» акциясе оештырылды. Акция барышында балалар өлкәннәр белән берлектә урамга чыктылар һәм узып баручыларга юл куркынычсызлыгына кагылышлы актуаль сорауларын бирделәр һәм белешмәләр тараттылар.

  • Балаларның юлдагы хәвефсезлеге – иң беренче чиратта өлкәннәр җаваплылыгында икәнен исебездән чыгармасак иде. Юл кагыйдәләрен үтәү һәм баланың хәвефсезлеген кайгырту фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә.Резеда Исмәгыйлева