Әлмәттә “Snow Fest – 2019” уза
АФИША

Әлмәттә “Snow Fest – 2019” уза

Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.

1 февраль көнне “Ян” тау чаңгы комплексында  сноуборд һәм тау чаңгысы спорты буенча ярышлар була.

2-3 февраль көнне шәһәр ипподромында  биатлон ярышлары һәм чаңгы марафоны узачак.

Ярышларда республиканың һәм Әлмәт раонының иң көчле спортчылары катнаша.

 

Фотоhttp://almetyevsk.tatar.ru