Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ләйлә Дәүләтова: “Тормыш - ул тоташ проблема хәл итүдән генә тора”

Ләйлә Дәүләтова нигә борчылган? Төне нигә йокысыз үткән?

Танылган шагыйрә үзе болай дигән: “Шатлыкны бүлешсәң, арта , борчуны бүлешсәң кими , диләр .
Жомга иртәсендә Кремльгә барасымны белә идем. Четверг конне йөрәгем тынычсыз булды.

Ниндидер начар әйбер алдыннан гел шулай тынгысызлана ул. Аптырадым. Башка әллә нинди вариантлар килеп китте...


Берничэ сәгатьтән минем машинаны бәрделәр. Бик көчле авария булды.
Мин күптән рульдә һәм машинаны ир - атлардан да яхшырак йөртәм дип, уйлый идем.
Ләкин БИСМИЛЛА әйтергә онытканмын күрәсең...Кайвакыт ситуация синнән тормый икән.
1 секундта ботен тормыш үзгәрә ала икән...
Чэч ясатып , матурланып , киемнәрне барлап рәхәтлэнеп әзерләнәсе урында мин ГАИ чакыртып , эвакуатор юллап мэш килеп , 6 -7 сәгать вакытны әрәм итеп , кичке 21.00 өйгә кайтып егылдым…
Беркемгә дә әйтмәдем.


Сиздермәдем.
Сөйлисем дә , аңлатасым да килми.
Мондый хәлдә калган кешелэр аңлыйдыр...
Әлбәттә бу төндә күзгә йокы кермәде.
КАЙГЫДАН ЕЛАР ИДЕМ, ИРТӘН КРЕМЛЬДӘ МАТУР ИСЕМ АЛАСЫМ БАР.
ШАТЛЫКТАН КӨЛӘР ИДЕМ , КАРШЫДА КҮПМЕ ЧЫГЫМ , КҮПМЕ МӘШӘКАТЬ...☹

Кремльгә бераз соңарып килдем...
Барысы да төш кебек узды...
Беркем берни сизмәде.
Елмаеп торган йөз - ул бу кешенен бер кайгысы да юк дигән сүз түгел.
Ул - бу кеше кочле дигэн суз..

Көнләшеп әллә ниләр язучылар да булды. Анысына аптырамыйм.
Инстаграмдагы бәхетле йөзләргә карап фикер йөртергә , көнләшергә , үзегезне бәхетсез санарга ашыкмагыз, дусларым.
Һәр кешенең сез башыгызга да китерми торган борчуы булырга мөмкин.
Тормыш - ул тоташ проблема хәл итүдән генә тора.
Тере кешенең проблемасы булмый тормый.
Ин мөһиме , гел проблемаларыгызны гына уйлап, булган шатлыкларыгызны , яныгыздагы бәхетләрегезне күрми калмагыз! Елмаеп яшәп калыгыз!
Әбизәтелне юлларда тагы да саграк йөрегез!
Догалар укып утырырга онытмагыз!
Аллахы Тәгалә сакласа һәм узегез сак булсагыз , тормышта барысы да яхшы була”.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса