Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әнвәр Нургалиевның гаиләсендә кайгы

Җырчы үзенең инстаграмында гаиләсендәге кайгылы хәбәр турында язган.

Популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның әтисе вафат булган. Узган ел аның әнисе үлгән иде.

"17 гыйнвар иртәнге сәгать 9да минем әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Әлегә берни дә аңламыйм. Авыр.Бәлки мине кайберәүләр  бүгенге концерт өчен хурлар, ләкин минем тамашачыма кайгымны сиздерергә хакым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрүәр улы булуыма. Әтием. Әнием. Рәхмәт сезгә,Аллаһ беорса һәр  концертым белән ,белгән догаларым белэн сезне данлап яшәрмен. Бүгеннән мин ятим..",- дип язган җырчы. 

Җырчынынң һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

Фото: скриншот инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса