Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән
Юл һәлакәте 14 март көнне 23 сәгать 50 минутта Кузайкино-Нурлат юлында була.
Кузайкино юнәлешендә хәрәкәт иткән Лада Калина автомобиленең 2001 елгы шоферы куркынычсыз тизлекне сакламыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршыга килүче 1965 елгы шофер идарәсендә булган Митсубиси Оутлендер автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән Лада Калина автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе һәм 16 яшьлек пассажиры, шулай ук Митсубиси Оутлендер автомобиле йөртүчесе урында ук җан бирәләр.
Митсубиси Оутлендерның пассажиры медсанчастька китерелә.
Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа