Түбән Кама командасын Әлмәт футболчылары җиңде
Спорт

Түбән Кама командасын Әлмәт футболчылары җиңде

Якташларыбыз көндәшләре белән «Татнефть» ярдәмендә яңартылган кырда очрашты, дип хәбәр итә башкарма комитет матбугат хезмәте.

Түбән Камада "Кояшлы алан"да 2400 квадрат метр газон алыштырганнар. Анда заманча яктырту, капка һәм видеокүзәтү урнаштырганнар. Тиздән трибуналар һәм чишенү бүлмәләре төзеләчәк.

Яңартылган кырны беренчеләрдән булып футбол буенча Әлмәт спорт мәктәбе командасы һәм Түбән Каманың «Академик» командасы сынап карады. Иптәшләрчә матчта әлмәтлеләр җиңде. Алар көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңде.