Габдрахман урта мәктәбе быелгы уку елын зур уңышлар һәм яңалыклар белән каршылый
Укучылар саны арту, яңа сыйныфлар ачылу һәм яшь белгечләрнең туган мәктәпләренә эшкә кайтуы — авыл тормышының алга баруын күрсәтүче ачык үрнәк. 2026/2027 уку елында парта артына 250 укучы утырды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 20 балага күбрәк. Беренче сыйныфка исә 23 бала килде. Әгәр бер ел элек мәктәптә 13 сыйныф-комплект булса, хәзер аларның саны 15кә җитте.
— Укучылар саны арту белән сыйныфлар да күбәя. Нәкъ менә шуңа күрә быел безгә ике яшь укытучы эшкә килде. Аеруча уку йортыбызны тәмамлаган кызларның үз мәктәпләренә кайтуы куандыра. Ә киләсе елга максатчан юнәлеш буенча белем алучы тагын бер яшь белгечне көтәбез. Уку елы уңышлы һәм иҗади булыр дип ышанабыз, — диде Габдрахман урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әлфирә Әкрәм кызы Миңнәхмәтова.
Быелгы уку елында югары сыйныф укучылары алдында да җитди бурычлар тора. Узган елда тугызынчы сыйныфны 23 бала тәмамлаган иде. Аларның җидесе укуын туган мәктәбендә дәвам итәргә карар кылды, калганнары һөнәри белем бирү йортларының бюджет урыннарына укырга керде. Шул җиде укучыга тагын дүрт бала өстәлде — нәтиҗәдә унынчы сыйныфта 11 бала укый.
- Барлык беренче сыйныф укучыларына меценатлардан — Тәхаветдиновлар һәм Җәләевлар гаиләләреннән мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды.Наилә Әл-Әйюби