Әлмәттә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр
Җәмгыять

Әлмәттә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

30 августта калабызда төп дәүләт бәйрәменә багышланган чаралар узды

  • Бәйрәм чаралары Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында үтте. 

Район җитәкчелеге һәм килгән кунаклар халыкка мөрәҗәгать итеп, Республика көненең Татарстанның һәрбер шәһәрендә һәм районында тантаналы рәвештә узуын бәян иттеләр.

Чыгыш ясаучылар Әлмәт районының республикада иң алга киткән районнарның берсе булуын ассызыкладылар. Районда социаль әһәмияткә ия программалар гамәлгә ашырыла, торак төзелә, юллар, мәктәпләр, социаль, спорт һәм мәдәният учреждениеләре ремонтлана.

республика көне

Чара барышында эшчәнлекләре республика үсешенә ярдәм иткән һәм аны төбәктән читтә данлаган хезмәтчәннәр билгеләп үтелде, ТР Электрон мактау тактасы лауреатларын бүләкләү дәвам итте.
Тантанага кунак итеп балалар язучысы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Миранова чакырылган иде. Тормыш үзенчәлекләренә карамастан, ул 12 яшеннән гаҗәеп әкиятләр һәм хикәяләр иҗат итә, алар яшь укучыларның йөрәкләрендә тирән эз калдыра.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе һәм паспортлар тапшыру тантанасы бәйрәмнең дулкынландыргыч дәвамы булды. 14 яшьлек укучылар үзләренең төп документларын алдылар.

Тантана район үзешчән артистлары әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Сәхнәдә милли коллективлар чыгыш ясап, Татарстанның күп милләтле республика булуын, анда барлык халыклар да үз традицияләрен һәм колоритларын саклап, тату яши икәнен тагын бер кат дәлилләделәр.