Әлмәт районында йортка ут капкан
Фаҗигаләр

Әлмәт районында йортка ут капкан

5 кв метр мәйдан янганы ачыклана.

31 августта  Әлмәт районы Габдрахман авылы Совет урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. 

Урынга килгән яңгыр сүндерүчеләр йортның түбәсеннән төтен чыгуын, түшәм януын ачыклый. Янгынның мәйданы 5 кв метр тәшкил итә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Йорт иминиятләштерелгән. 

Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.