Әлмәт музее сугышы елларын битләрен ача.
Бөек Ватан сугышы...
- Ул меңләгән гаиләгә кайгы, югалтулар китерде, әмма шул ук вакытта халкыбызның какшамас рухын, ныклыгын һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәтен исбатлады. Әлмәт туган якны өйрәнү музееның сугыш елларына багышланган экспозициясе — әнә шул дәһшәтле чорның җанлы шаһиты. Биредә тупланган һәр экспонат безне үткәнгә кайтара, бабаларыбызның каһарманлыгы алдында баш ияргә мәҗбүр итә.
Батырлар исеме мәңгелек
Экспозициянең үзәгендә — Бөек Ватан сугышында туган илебезне саклап җан фида кылган райондашларыбызның, якташларыбызның язмышлары. Музей залларында Советлар Союзы Геройлары турындагы бай материаллар урнашкан. Аеруча легендар «Катюша» реактив җайланмасы командиры Б. А. Йосыповка багышланган өлеш зур кызыксыну уята. Аның шәхси әйберләре, саргайган документлары һәм фоторәсемнәре аша хәрби коралның куәтен генә түгел, аны җитәкләгән кешенең җан җылысын, куркусызлыгын тоймыйча мөмкин түгел.
Залның икенче өлешендә урын алган сугышчыларның хәрби каскалары зур тәэсир калдыра. Тишелгән, пуля эзе калган совет һәм алман хәрби каскалары янәшә тора. Алар — канлы сугыш кырларының җансыз, әмма бик күпне сөйләүче шаһитлары.

Фронт һәм тыл бердәмлеге
Сугыш барган елларда Әлмәт җирлегендә тагын бер тарихи вакыйга башлана — төбәктә зур нефть ятмалары ачыла һәм үзләштерелә башлый. Экспозициянең аерым бер блогы нәкъ менә шушы куанычлы да, авыр да хезмәт елларына багышланган. Биредә сугыш чорындагы нефть чыгару макетларын, детальләрне, архив документларын күрергә мөмкин. Әлмәтлеләр фронтны икмәк, кием-салым белән генә түгел, техника өчен иң кирәкле булган «кара алтын» белән дә тәэмин итү өчен җан аямыйча хезмәт иткән. Бу — тылдагы якташларыбызның Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше.
Җанлы тарих битләре
Музей фондында сакланучы фотодокументлар, сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең һәм шәһәребезнең мактаулы гражданнарының шәхси әйберләре аша кеше язмышлары ачыла. Аларның һәрберсе — аерым бер тарих, аерым бер сагыш һәм горурлык хисе.

Әлмәт туган якны өйрәнү музееның бу бүлеге сугышны гомуми тарих китаплары аша гына түгел, ә үз калабыз, үз авылларыбыз үрнәгендә күрергә мөмкинлек бирә. Бу язмалар һәм экспонатлар яшь буын өчен чын пат-риотик тәрбия мәктәбе булып тора. Ишекләре һәрвакыт ачык булган музейга килегез, тарихка кагылыгыз һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән каһарманнарыбызны барлагыз. Рәфкать Шаһиев