Укырга да, яшәргә дә уңай булачак
Мәгариф

Укырга да, яшәргә дә уңай булачак

Яңа уку елына аяк баскан чорда мәгариф учреждениеләренең һәм аларга караган биналарның төзекләндерелүе куанычлы вакыйга.

Әлмәт политехник техникумы студентлары тулай торагы бинасы да бүген зур үзгәреш кичерә.
Әлеге 9 катлы 135 бүлмәле тулай торак калабызда 1986 елда төзелгән иде. Ул политехник техникумда укучылар өчен бик соралган урын булып тора - ел да биредә 500 ләп студент яши.

Озак еллар бинага капиталь ремонт ясау мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды һәм, ниһаять, республика ярдәме һәм нефтьчеләр тырышлыгы белән әлеге тулай торакта агымдагы елның апрель аенда ремонт эшләре башланып китте.

  • Узган вакыт аралыгында төзүчеләр беренче корпусның 7-9 катларына демонтаж ясадылар, электр белән тәэмин итүне яңарту һәм яңадан планлаштыру эшләрен башкардылар.

студентлар тулай торагына ремонт башкарыла

Шул рәвешле төп максат итеп куелган  бинаны тулысынча яңарту һәм яшәү уңайлылыгын арттыру эшләре старт алды. Санузеллар, душ һәм кухня зоналарын оештыру үзгәртеп корылды, алга таба  Һәр катта кер юу урыннары, шулай ук медицина кабинеты урнаштырыла. Беренче катта аз хәрәкәтләнүче студентлар өчен махсус бүлмәләр булдыру да планлаштырыла.

Тулай торактагы мондый саллы, заманча үзгәрешләр куандыра. Чыннан да, белем бирү сыйфатына ирешү мөмкинлеге уку һәм лаборатория биналары белән генә түгел, яшәү шартлары белән дә билгеләнә бит. Яңартылган тулай торак быелгы яңа уку елында студентлар өчен тагын да уңайлырак булыр дип ышанып калабыз.Резеда Исмәгыйлева

тулай торакта ремонт эшләре әле дәвам итә