Бигәш урамы заманча төс ала
Җәмгыять

Бигәш урамы заманча төс ала

Калабыз биләмәләрендә бүген дә төзү-төзекләндерү эшләренең кызган чагы

  • Хәзерге вакытта Бигәш урамын һәм Төзүчеләр урамына кадәр юл участогын яңарту буенча масштаблы чаралар дәвам итә.

Юллар төзү һәм ремонтлау - шәһәр киңлеген төзекләндерүдә өстенлекләрнең берсе. Бигәш - Әлмәтнең иң борынгы урамы. Әлеге юлда автомобиль сөючеләр һәм җәяүлеләр актив хәрәкәт итә, шуңа күрә территорияне төзекләндерү күптән кирәк иде инде. Әлмәтлеләр бу уңайдан бик күп мөрәҗәгать иттеләр.

Эшләр, ниһаять, агымдагы елның июлендә башланып китте. Ремонт эшләренең подрядчы предприятиесе булып «Татнефтедор» җәмгыятенең автомобиль юллар идарәсе чыкты. Юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү республика бюджеты хисабына башкарыла.

бигәш урамында ремонт эшләре әле һаман да дәвам итә шул Әлмәттә

Бигәштәге иске юл өслеген сүтү буенча гаять зур эш башкарылган, агачлар аударылып, җирләр тигезләнгән, яңа юл өслеге төзелгән, юл кырыйлары ныгытылган. Юл хәрәкәте иминлеге өчен юлны төзекләндерү буенча берничә чара тормышка ашырылган. Юл билгеләре, автопавильоннар, светофорлар, барьер киртәләре, ясалма тигезсезлекләр куелып, горизонталь юл билгеләре ясалган.

бигәш урамынлагы ремонттан фотомизгелләр

Бүгенге көндә тротуарлар һәм велосипед юллары, борт ташлары һәм яңгыр канализациясе урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә. Шунысы куанычлы - юл участогы киңәйтелгән, барысы да нормаларга, кагыйдәләргә һәм таләпләргә туры килә.

Һава торышы тотрыклы булган очракта юллардагы ремонт-төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү агымдагы елның октябрь аена планлаштырылган. Резеда Исмәгыйлева
бигәш урамын төзекләндерү эшләре бара Әлмәттә