Ватанны саклау, ярату – йөрәктән
Безнең геройлар

Ватанны саклау, ярату – йөрәктән

МХО зонасында илебез иминлеген саклаучы каһарман якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез

Чираттагы героебыз – «Томан» позывнойлы хәрби.

Ул Ватанны сакларга узган елның башында киткән булган. Өч ул тәрбияләп үстерүче күп балалы әти үзенең кечкенә генә «армиясе»нең иминлеге өчен дә көрәшә.

Сугышчы пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итә, бүген әлеге төр хезмәт иң перспективалылардан санала.
Хәрби гадәти тормышта пешекче, үзенең яраткан эшенә тормышының 15 елын багышлаган. 2025 ел башында барысы да үзгәргән, хәзер инде ул башка һөнәрне үзләштергән.

– Гаиләмә берни дә аңлатмадым, аларны факт алдына гына куйдым, чөнки ниндидер үгетләүләр минем карарымны барыбер үзгәртмәячәк иде. Шул рәвешле контрактка кул куйдым. Дөресен әйткәндә, контракт буенча хезмәт итү теләге инде күптән – армиядә хезмәт иткән чорда ук бар иде. Ә монда илдә шундый вәзгыять, уемда дусларыма, иптәшләремә ничек тә булса ярдәм итәргә тырышу булды. Алар белән янәшәдә булу, кулдан килгәннең барысын да эшләү теләге бик көчле иде, – дип искә ала «Томан».

пилотсыз очкыч

Бүген «Томан» белән аның иптәшләре илебез иминлеге өчен көрәшәләр.

– Анда, тасма артында, синең чын дустың кем икәне шунда ук күренә. Мин пилотсыз оча торган аппаратлар белән идарә итәм, төп бурыч – дошман дронына мөмкин кадәр якынрак килү, аны эләктереп алып, юкка чыгару. Тагын бер бурыч - үз дроныңны шартлату юлы белән дошман дронын да юкка чыгару. Әлбәттә, мин башта укыдым, җентекле өйрәнүләр уздым, утка тоту осталыгын камилләштердем, – ди хәрби.

Ватан иминлеге өчен көрәшергә теләү – гади генә хис түгел, ул йөрәктән килә.

  • Ир-атта патриотик рухны балачактан әти-әнисе, мәктәп, ә аннары тормыш үзе үстергән.

– Балачактан ук сугыш турында фильмнар карап үстем. Мине барыннан да бигрәк икенче бөтендөнья сугышы турындагы кинолар кызыксындыра иде. Аннан соң армиядә хезмәт иткәндә патриотлык хисе тагын да ныгыды, чөнки мин тугрылык һәм дөреслек белән Ватанны якларга ант иттем. Ир-ат әйткән икән – ул аны эшләргә тиеш, аннан минем тылым ышанычлы – өйдә тормыш иптәшем һәм өч улым зарыгып көтәләр. Мин үз бурычымны ахырга кадәр үтәп чыгарга әзер, – дип белдерде «Томан».

Шуны да әйтергә кирәк, хәрби хезмәткәрнең уллары кадет мәктәбендә белем алалар. Илебез иминлеген саклаучы сугышчы гади тормышка киредән әйләнеп кайткач, кабат үз һөнәре буенча эшләвен дәвам итәргә уйлый. Моннан тыш ул йөк машиналары белән дә оста идарә итә булып чыкты.

– Йөк машиналары белән идарә итәргә әтием өйрәтте. Миңа бу бик ошый. Җәйге чорда мин һәрвакыт йөк машиналарында эшләдем. Төп максат - акча эшләү түгел, ә ошаганга күрә, – дип ассызыклады сугышчы.

Курку белмәс йөрәкле хәрбигә исәнлек-саулык телибез. Булган хыяллары, планнары, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанып калабыз.

  • Резеда Исмәгыйлева әзерләде. Фото Илнур Җәләтов