Машина йөртүчеләрне маршрутларны алдан планлаштырырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм хәрәкәт схемасы үзгәрү аркасында игътибарлырак булырга өндиләр.
Әлмәттә 4 сентябрьгә кадәр Бигәш урамында хәрәкәтне яптылар. Чикләүләр Радищев урамыннан алып, Төзүчеләр проспектына кадәр участокка, шулай ук «Мать Татария» һәйкәленә чыгу юлына кагыла.
- Ремонт вакытында ябык участоктны Радищев, Белоглазов һәм Гафиятуллин урамнары аша урап узарга тәкъдим ителә. Урында вакытлы билгеләр һәм киртәләр урнаштырачаклар.