Бәхетле билет
Җәмгыять

Бәхетле билет

Язмышлар. Урта мәктәпне тәмамлау белән ике ел хәрби хезмәттә булып кайткан Әнвәр Җиһаншин алдына да кайда, ниндирәк эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баса

Алда юллар, кайсын сайларга?

Шулай дип җырлавын җырлыйлар да, чынлыкта сайлау мөмкинлеге алай зур түгел икән. Авылда калырга күңел тартмый. Эш авырлыгыннан курыкмый ул, көч-җегәре ташып тора, әмма авыл эшенең абруе елдан-ел кимеп бара. Аннары колхоз эшенең ялы да юк, кереме дә чамалы. Район үзәге Чирмешән дә ул яклап туган авылы Кара Чишмәдән бик аерылып тормый, нефть оешмаларының колачы җитмәгән әле. Телемастер эшенә кызыккан егет көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына барып эш белешә.

  • Бөтенләй үк кире бормыйлар алай, мөмкинлек ачылу белән укырга җибәрергә вәгъдә итәләр. Хәзергә исә сәгать төзәтүче булып эшләп торырга була икән. Күңеле бик тартмаса да, риза була инде Әнвәр. Сәгать төзәтү серләрен тиз арада үзләштерә анысы, шулай да бу хезмәтнең үзе өчен кулай түгеллеге гел сиздереп тора. Бер ел да үтмәстән сәгатьче һөнәре белән хушлашырга җай чыга бит, хезмәт кенәгәсенең беренче битендәге «сәгать мастеры» дигән язу гына гомерлеккә кала. 

кар, кыш, себер яклары, нейрочелтәр

Көннәрдән бер көнне яратып йөргән кызы Мәймүнәнең әнисе белән бертуган энесе Минсәгыйрь Әнвәрне үзе белән Себердәге Нижневартовск шәһәренә китәргә өнди. Бергә китәргә тиешле иптәшенең нияте барып чыкмаган икән, ә самолётка алынган билет яна. Егетне озак үгетләп торырга туры килми: типсә тимер өзәрлек тазалыгы белән, күзенә калын лупа элеп, сәгать механизмында казынып утыру да булдымы эш! 

Чатнамалы-черкиле романтика
Сентябрьнең иң ахырында гына килеп төшкән Чирмешән егетләренә Себер үзенең “романтикасын” тиз күрсәтә. Монда инде кыш сулышы нык сиздерә икән, карлары да очкалап тора. Әнвәрне автотранспорт конторасына автомобильләр ремонтлау буенча 1 нче разрядлы слесарь итеп эшкә алалар.

Кулы тимер эшенә ятып торган авыл егете тиз арада 2 нче, 3 нче разрядларга ия була. Ике ел да үтми, «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем ала, ә биш ел үтүгә тырыш мишәр егетенең фотосурәте инде Мактау тактасында урын ала. Себер нефтьчеләре Татра, КрАЗ кебек иң куәтле техника белән эш итәләр.

Әлбәттә, ремонтчыларга андый техниканы төзәтү дә җиңелдән түгел.

Әле базада, ышык боксларда эшләү бер хәл, ремонт техникасы да кул астында. Күбрәк төннәрен эшләргә туры килсә дә, түзми хәлең юк. Ә бит юлда, еракта ватылып калган машиналарны барып та төзәтергә туры килә. Җәйге чорда да рәхәт түгел, Себер тайгаларында черкиләр болыт кебек, ябырылалар гына. Ә кышкысын инде әйтәсе дә түгел.

Шундый бер очракны Әнвәрнең гомергә онытасы юк. Андый чатнама салкынны бездә төкерек җиргә төшмәслек диләр. Ничек онытмак кирәк, чөнки шул көнне өшеткән бармаклары дистә еллар үткәч тә сиздереп тора, салкын көннәрдә бияләйнең йомшак-калынын гына кимичә булмый.

Әнвәр әфәнде үзе, автор фотосы

Әнвәр икенче белгечлек тә ала, эшләгән арада укып, машина йөртүче һәнәрен үзләштерә. Эшен алыштыра, руль артына утырып, өч елга якын, җәйләрен саз, кышларын кар ерып, нефтьчеләргә хезмәт күрсәтә. Үзе ремонтчы, кирәк булса, төзәтер әле диләрме, машинаның яңасына утыртмыйлар, Әнвәр ел ярымнан күнеккән эшенә разрядын арттырып әйләнеп кайта. 

Дизель двигательләрендә ягулык аппаратурасы аеруча нечкә, катлаулы механизм, бу эшкә бик оста, кулы килеп торган белгечләрне генә сайлыйлар. Себер биографиясенең сигезенче елында Әнвәргә дә ягулык насослары, форсункалар төзәтү-көйләүне ышанып тапшыралар. Шунысын әйтергә кирәк, Әнвәр ремонт операцияләрен җиңелрәк, тизрәк башкару турында гел баш вата, төрле җайланмалар ясый, булганнарын камилләштерә. Контораның иң актив рационализаторларыннан санала, өстәмә акчасы да яшь гаиләгә бик ярап тора. Гаилә дигәннән...

Балок, балок...

– Мин Әнвәрне алты ел көттем, – дип искә ала Мәймүнә. Ике ел армия, бер ел сәгатьче, тагын өч ел Себердән хәбәрләр көтеп яшәү...
Туйны Кара Чишмәдә ясыйлар да, Әнвәр Себергә инде гаиләле кеше булып китә. Ә гаиләгә үз куышы кирәк бит әле, үз түбәләре астына кергәнче байтак вакыт үтә. Башта ялга киткән иптәшләренең фатирында көн итәләр, аннары тагын берсе, этләрен дә карап торырга дип, фатирларын вакытлыча яшь парга калдырып китә. Ләкин бит алай күпме яшәргә мөмкин, тиздән балалары да булырга тора.

Балок – ул елларда Себер нефтен үзләштерүчеләргә бик таныш сүз, Әнвәр белән Мәймүнәнең дә байтак гомере шул балок дигән куышта үтә. Ике кат такта арасына пычкы чүбе тутырып корыла торган вакытлы торак була икән балок дигәннәре. Ул туган-тумача, дус-ишләр белән өмә ясап, бер көн эчендә корып куела. Шулай тиз тотмыйча булмый, чөнки законсыз корылма дип бульдозер белән эттереп кенә китәләр. Тактасы, кадагы, башка материаллары, кибеттә түләп алырга булмаса да, ул елларда чутлы түгел: төзелешләрдән барасы да аласы, хөкемгә тартучы юк. Тиз генә төзеп, ишегенә йозак салсаң, тәрәзәсенә пәрдә дә корып куйсаң, торыр җирең булды дигән сүз: ул чакта инде балогыңны җир белән тигезләп китә алмыйлар.

кар, кыш, себер яклары

Безнең геройларның бер көн эчендә эш итә алмаган беренче балокларын да шулай юк итәләр. Икенче юлы инде акыллырак булалар, ябылып җитмәгән түбәсеннән эчкә карлар сибелеп торса да, шул кичне үк яңа «йортларында» куна калалар. Тиздән Әнвәр шундый ук ысул белән мунча да төзеп куя. Чын фатир алганчы тугыз ел гомерләре шул балокта үтә, шунда кызлары атлап китә. Уллары дәньяга килгәндә инде чын фатирда яшиләр.

  • Дәвамы киләсе санда Ирек Бәдретдинов