Юллар – куркынычсыз, балалар – имин булсын
Юлларда

Юллар – куркынычсыз, балалар – имин булсын

Көзге чорда көннәр кыскара, караңгы тизрәк төшә. Яңгыр, томан һәм начар күрү шартлары юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен өстәмә кыенлыклар тудыра. Мондый вакытта җәяүлеләрнең дә, автомобиль йөртүчеләрнең дә саклыгы аеруча мөһим.

Әлеге уңайдан Әлмәтнең ЮХИДИ инспекторлары мәктәп укучылары белән берлектә төрле профилактик чаралар оештыралар, сөйләшүләр алып баралар. Мисал өчен күптән түгел «Адымнар» гимназиясе каршында оешкан юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үзләренең җитәкчеләре Виктория Заманова һәм  «Ата-аналар патруле» әгъзалары белән берлектә кичке рейдка чыккан булганнар.

  • Яшь инспекторлар һәм ата-аналар тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен тикшергәннәр.
  • җәяүле юлы

– Төп максат -  яктылыкны кире кайтара торган элементларның (фликерларның) мөһимлеген искә төшерү иде, чөнки юл куркынычсызлыгы өчен бу иң гади һәм мөһим чараларның берсе булып тора.  Әлеге элементлар автомобиль фаралары яктысын кире кайтарып, җәяүленең юлда күренү мөмкинлеген арттыра.

Киемгә тагылучы фликер, беләзек, брелок яки башка яктылык кайтаргыч элемент кечкенә генә деталь кебек тоелса да, караңгы вакытта аның әһәмияте зур. Җәяүле машина йөртүчегә никадәр иртәрәк күренсә, хәвефле хәлне булдырмас өчен шулкадәр күбрәк вакыт кала, – ди Виктория Заманова.

Рейд барышында «Адым-нар» гимназиясенең яшь инспекторлары үтеп баручыларда яктылык кайтаргычларның булуын да тикшергәннәр.  Юлда һәркем күренеп торсын өчен, якты фликерлар да бүләк иткәннәр. Куркынычсызлык турында файдалы мәгълүмат белән тематик буклетлар да таратканнар. Резеда Исмәгыйлева