Мәктәп музее – үзенчәлекле хәзинә ул. Биредә тарих үзе яши
Мәдәният. Сәнгать

Мәктәп музее – үзенчәлекле хәзинә ул. Биредә тарих үзе яши

Һәр мәктәптә диярлек туган төбәкне өйрәнү музее бар. Алар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган якның тарихына, тормыш-көнкүрешкә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора.

Туган якны өйрәнү музее

Яңа Нәдер урта мәктәбендә 90 нчы еллар башында оеша башлый. Музейны булдыруда Яңа Нәдер мәктәбендә  гомер буе пионервожатый  булып эшләгән, тынгы белмәс хезмәт ветераны –Насыйрова (Гәрәева) Заря Йосып кызы  зур тырышлык куя.

Авылның һәм туган якның тарихын туплау буенча материалларны бөртекләп-бөртекләп җыя. Музейда мәктәп, авыл, аның кешеләре турында күп материаллар тупланган.

 Күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр: «Авылыбыз тарихы: тормышы, көнкүреше», «Мәктәбебез тарихы», «Хәтердә саклыйбыз һәм горурланабыз», «Танылган кешеләр безнең  якташларыбыз» һ.б. уздырыла.

мәктәп музее

Алар укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләргә, тарихның төрле чорларында туган төбәгебез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,  оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр. 

Музей почмагының төп фонды 150 дән артык чын предметны тәшкил итә.

Мәктәп  укучылары,  балалар бакчасы нәниләре өчен музейда үткәрелгән экскурсияләр балаларга бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итә, илебез тарихына кызыксыну уята.

 

мәктәп музееТатар халкы тарихын өйрәнүдә музейда сакланучы иске кулъязмалар, авылның көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар, фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Балаларга патриотик тәрбия бирүдә музейның “Авыл Бөек Ватан сугышы елларында” дип исемләнгән бүлеге бигрәк кадерле. Музейның бу бүлегендә бик күп экспонат тупланган.

  • Алар арасында фронттан килгән солдат хатлары, сугыш еллары фоторәсемнәре һәм иң кадерлесе – фронтовик якташларыбызның хатирәләре байтак.

мәктәп музее

Музейдагы һәрбер экспонат кадерләп саклана. Без авылыбызның тарихи үткәне һәм данлыклы шәхесләре, каһарманнары белән горурланабыз. Раушания Мусина,  Яңа Нәдер урта мәктәбе укытучысы, музей җитәкчесе. Авто фотолары