Әлмәттә МХО геройларының исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә. Шушы көннәрдә Гафиатуллин урамындагы 26 нчы йортның фасадында батыр сугышчы Вячеслав Александровка мемориаль такта барлыкка килде.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Закиров, «Хәрби туганлык» оешмасының тарихи хәтерне саклау буенча проекты җитәкчесе Артур Горохов, хәрби комиссариат вәкиле, МХО ветераны Данил Актамов, геройның туганнары, якын кешеләре, хезмәттәшләре катнашты.
Вячеслав Александров армиядә Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, кайткач сәнәгать предприятиесендә эшли. 2022 елның декабрендә әлмәтле үз теләге белән МХО зонасына китәргә карар кыла. Авдеевка юнәлешендә «Шторм» штурм отряды составында хезмәт итә. 2023 елның 19 октябрендә Вячеслав Александров һәлак була. Күрсәткән кыюлыгы өчен аңа үлгәннән соң Батырлык ордены бирелә.
- Чыгыш ясаучылар хәрби бурычын намус белән үтәгән һәм группа белән командалык иткәндә һәлак булган Вячеслав Александровның батырлыгын һәм илгә тугрылыгын билгеләп үттеләр. Аның батырлыгы шәһәр тарихында һәм якташлары хәтерендә мәңгегә калачак.
Чарада катнашучылар каһарманны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Юрий Максимов