Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый.
Безнең якларда җәй ахыры-көз башында өлгерә ул. Сырганакны җыю җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботак-лары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю ягын карый.
- Кемгә ярый, кемгә ярамый:
Өлгереп җиткән җимешләр чын мәгъ-нәсендә файдалы матдәләр «келәте» булып тора. Алар безнең организмны витаминнар, файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт «дару» бу. Сырганак иммунитетны ныгыта, инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде бу чирләрне кичерүчеләргә көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә.

Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк. Сырганак шулай ук ашказанында яман шештән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтүгә дә сәләтле (көненә өч тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга).
Әлбәттә инде, зыяны да юк түгел. Чөнки һәр «дару»ның үз «плюслары» һәм «минуслары» бар. Әйтик, сырганак кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Фото: нейрочелтәр