Табиблар меңнән артык кешегә ярдәм күрсәткән.
Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1010 тапкыр чыккан. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.
Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 365 кеше мөрәҗәгать иткән, 147 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 37 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 627 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.
- Ашыгыч чакырулар арасында 21 инсульт һәм 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.