Эштә дә, спортта да сынатмыйлар
Спорт

Эштә дә, спортта да сынатмыйлар

Авыл командалары арасында турнирлар оештыру елховойлылар өчен матур традициягә әверелде.

Турнир

Елховой авылында Ватанны саклаучыларга багышланган волейбол турниры узды.  Мәйданга Әлмәт һәм Чирмешән районнарыннан алты команда чыкты.

Чарага мәртәбәле кунаклар – «Үзебезнекеләр өчен» штабы волонтерлары да килгән иде. Ярышларда катнашучыларны районның физик культура һәм спорт, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре хезмәткәрләре һәм җанатарлар сәламләде.

Волейбол турниры

Турнирның рәсми ачылышында чыгыш ясаучылар Елховой халкының спорт казанышларын билгеләп үттеләр. Иң актив кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. «Үзебезнекеләр өчен» штабы волонтерлары МХО сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыюда ярдәм итүчеләрне билгеләп уздылар. 

Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны хуҗалар командасы яулап алды, ә икенче һәм өченче урыннарны Дальняя Ивановка һәм Чирмешән районының Түбән Кәминкә авыллары спортчылары бүлеште. Җиңүчеләргә кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

волейбол турниры

Экскурсия

Ярышлар тәмамланганнан соң, Елховой авыл җирлеге башлыгы, депутат Алмаз Хәсәншин
кунакларны авыл тормышы белән таныштырды, торак пунктның төзекләндерелгән объектлары буйлап экскурсия үткәрде.

– Әлмәт районында меңгә якын кеше волейбол белән шөгыльләнә. Авыл командалары арасында турнирлар уздыру безнең өчен матур традициягә әверелде. Без Чирмешән районы спортчылары белән актив хезмәттәшлек итәбез, шуңа күрә быел да аларны ярышларда катнашырга чакырдык.

волейбол ту

Спорт – ул безне берләштерә торган көч, команда һәм рух. Барлык катнашучыларга да матур уеннары һәм яхшы физик әзерлекләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Алмаз Әнәс улы.

Волейбол ярышларында катнашып, җиңү яулаган командаларны без дә ихластан котлыйбыз һәм әлеге матур чараны оештыручыларга алдагы эшчәнлекләрендә уңышлар телибез. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Алмаз Хәсәншин