74 ел халык иминлеге сагында
Җәмгыять

74 ел халык иминлеге сагында

Бүген, 29 октябрь көнне, “Росгвардия“нең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Тарихы 74 элек башлана

74 ел элек нәкъ менә шушы көнне, СССР Министрлар Советы карары нигезендә, вак милек объектларын тыштан саклау бурычы йөкләнгән махсус бүлекчәләр төзелә. Безнең төбәктә яңа бүлекчәнең тарихы ТАССР Эчке эшләр министрлыгы каршында зур булмаган бүлекчәдән башлана, ул чорда нинди дә булса сигнал системасы турында сүз дә була алмый әле.

Соңрак кайбер саклана торган объектларда гади генә техник сак чаралары барлыкка килә. Еллар үтү белән ведомство тулысынча яңартыла һәм компьютер комплекслары базасында заманча сак чаралары белән җиһазландырыла.

Әлмәт росгвардиячеләре, традиция буенча,  үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, мәктәп укучыларына экскурсия оештыралар. Бу «эчке кухня» ны күрсәтү генә түгел, ә балаларның игътибарын һөнәргә җәлеп итү мөмкинлеге дә.

Бу юлы росгвардиячеләр янында 10 нчы лицей укучылары кунакта булып кайттылар. Югары сыйныф укучысы Глеб Сычев әнисе эзләре буенча барырга һәм табиб-психиатр булырга хыяллана, ведомстводан тыш сакта хезмәт итү, аның фикеренчә, шулай ук кызыклы, ләкин катлаулы.  

Росгвардиячеләр бәйрәм итә

Очрашулар

- Бабам Совет Армиясендә 30 ел хезмәт иткән, шуңа күрә, мөгаен, мине әлеге һөнәрнең кызыксындыруы геннар белән бәйледер дип уйлыйм.  Әлеге оешманың тарихы турында сөйләүләре мине бик кызыксындырды. Хезмәткәрләрнең  экипировкасы, бронежилетлары, каскалары ошады, - диде Глеб.

Росгвардиячеләр өлкән сыйныф укучыларына үзәкләштерелгән сак пультының ничек эшләвен һәм чакыру нәрсәдән башлануын күрсәттеләр. Биредә гамәлләрнең төгәл алгоритмы бар — мәгълүматларны теркәү, оператив җыю һәм экипировка.  

 - Күптән түгел Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча чакыру булды, экипажыбыз юлга кузгалды, бер әлмәтле икенчесенә пычак белән кадаганлыгы ачыкланды, җинаять кылучы үзе качкан булып чыкты. 

Безнең экипаж патруль вакытында аның эзенә төште, җинаятьчене тоткарладык һәм тикшерү өчен дежур частька алып килдек. Пычактан зыян күрүченең ашыгыч ярдәм каретасында үлгәнлеге турында хәбәр алдык,  - дип бер вакыйга турында сөйләде ведомстводан тыш сак бүлегенең полиция взводы командиры Дамир Норматов.  

Росгвардиячеләр бәйрәме

Взвод омандиры Дамир Норматов хезмәткә 21 ел элек килгән, аңа органнарда эшләү атмосферасы ошый.

- Җинаятьләрне ачыклау вакытында  төннәрен йокламыйбыз, шәһәр буйлап йөрибез. Без хокук бозучыларны эзлибез, шулай ук административ практика буенчадагыларын да, моннан тыш  клубларда, фатирларда, урамнарда төрле хулиганлыкларны ачыклыйбыз. 

Миңа һәрвакыт монда хезмәт итү ошый иде, җинаять һәм административ хокук бозулардан тыш, мөһим объектларны саклау, иҗтимагый куркынычсызлык булдыру кебек мөһим бурычларыбыз да бар, - дип уртаклашты Дамир.

Без дә ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Барчасына да ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм иминлек телибез.Резедә Исмәгыйлева әзерләде