Әлмәтлеләр «Халык контроле» системасына соңгы айда гына да өч йөзгә якын мөрәҗәгать юллаганнар
Халык зары

Әлмәтлеләр «Халык контроле» системасына соңгы айда гына да өч йөзгә якын мөрәҗәгать юллаганнар

Аларның күпчелеге юллар торышы, чүп-чарның вакытында чыгарылып түгелмәве, корыган яки киселгән агачларның аунап ятуы, кичкелектә урамнарның тиешенчә яктыртылмавы һәм башкалар белән бәйле.

Граффити

Шәһәребезнең җәмәгать киңлекләрендә кече архитектур формаларны җимерү, скамейкаларны вату, биналарның стеналарына граффитилар ясау (монысы аеруча көнүзәк проблема) кебек очраклар соңгы вакытта күбәеп киткән.

Граффитиларны хәзер үзәк урамнарда да күрергә була. Әлбәттә, мондый рәсем ясаулар белән мавыгучыларны камера буенча ачыклап, штраф салсалар, мондый яман гадәт кылучылар кимер иде.

граффити бн бозылып беткән

Шунысы күңелне әрнетә – шәһәребезнең иң матур урыннарының берсе булган паркка бара торган капкаларда да бар хәзер ул граффитилар. Гомумән, калабызның спорт һәм мәдәни объектлары биләмәләрен дә контрольгә алырга кирәктер, мөгаен.

Яшьләр үзәге бинасы

Калабызның нәкъ уртасында урнашкан Яшьләр үзәге бинасындагы кубып беткән плитәләрне дә ремонтларга яки алыштырырга вакыт. Гомумән, Яшьләр үзәге бинасы тирәсе җәйге чорда чәчәк клумбалары белән сөендермәде, киләсе елга биредә берән-сәрән бәрхет чәчәкләре генә түгел, купшы аллы-гөлле чәчәк түтәлләре яки вазоннар барлыкка килер дип өметләнә әлмәтлеләр.

«Алнас» стадионы – калабыз горурлыгы, ләкин бүгенге көндә аның биләмәләрен дә тәртипкә китерер вакыт җиткән. Бу турыда «Халык контроле»нә шулай ук мөрәҗәгать юллаганнар.

Яшьләр үзәге бинасы янында

– Стадионга Шарлавыклы буалар ягыннан керә торган капка янында зур чокыр пәйда булган. Аннан велосипедта, самокатта һәм балалар коляскасы белән үтеп йөрү бик кыен, – дип язган Екатерина Г. 

Иң кызыгы – әлеге капкага шулай ук граффити ясалган. Зур көч куеп ясалган бизәкле капканы шулай ямьсезләргә кайсының кулы базды икән?

Корыган агачлар

Үзәк урамнарда, ишегалларында быел корыган агачлар аеруча күбәеп киткәнлеге турында да язалар әлмәтлеләр.

– Җәй буе агачларга су сибүче, аларны корткычлардан эшкәртүче, гомумән, башка шәһәрләрдәге кебек, ботак-яфракларын матурлап, формалап кисеп торучы булмады.

Булса да, моны шул үзәк урамнарда бәйрәм алдыннан гына күзәтергә туры килде. Йөзләгән агач үсентесе кызу көннәрдә корып юкка чыгып бетте, миллионлаган сумлык зыян килде, –  дип зарлана  халык.

Картайган, аварияле хәлдәге агачлар көчле җил вакытында авып, машиналарга да зыян килү очраклары булды. Экология департаментына бу уңайдан район җитәкчелеге тарафыннан шәһәр территориясендәге агачларга инде күптән  ревизия ясарга кирәклеге кушылган булса да, бу эш әле дә тиешле дәрәҗәдә башкарылмый.

корыган үлән, агачлар

Алай гына да түгел – җирдә аунап ятканнары да чыгарып түгелми.  Кайбер ишегалларында искергән агачларны кисеп чыксалар да, өелеп яткан ботакларны чыгарып түгүче юк. Мондый күңелсез күренешләр нефтьчеләр башкаласын бизәми генә түгел, оят хәтта.

Үлән

Идарәче компанияләр күпкатлы йорт тирәләрендәге  чүп үлән чабуга быел гомумән салкын карашта булдылар.

 «Халык контроле»нә шәһәр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә гозерләрен юллыйлар. 

– Без, Яшьләр бистәсендә яшәүчеләр, сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, чөнки безнең авыл мәдәният йорты авыр хәлдә. 2025 елның гыйнварыннан башлап безнең мәдәният йортының түбәсе нык ага башлады. Хәзер су музей һәм башка кабинетларны тутыра, – дип язганнар алар.

Әлеге ситуация шулай ук контрольгә алыныр һәм мөмкин кадәр тиз арада чишелер, дип ышанып калабыз. Әлеге торак пунктта бик тырыш кешеләр гомер кичерә. Авыл кешеләре шушы мәдәният йортында МХО зонасындагы каһарманнарга гуманитар ярдәм дә әзерләп озаталар бит.

 Гомумән, гозерләрне, мөрәҗәгатьләрне санап бетерерлек түгел. Халык зарын, ниһаять,  җаваплы җитәкчеләр дә ишетсен иде инде һәм чараларын күрсен, дип теләп кенә каласы килә. Халык бик игътибарлы – барысын да белә, күрә һәм бәяли. Резедә Исмәгыйлева