Ул тулысынча ныгыгач, аны гадәти яшәү тирәлегенә чыгарачаклар.
Әлмәттә биоресурслар буенча ТР дәүләт комитетының бүлек башлыгы карчыганы коткарды. Айдар Мортазин юл кырыенда карчыганы күреп ала. Кош үләндә ята. Ул шунда ук канатлы кошны ветеринарларга тапшыра.
- Тикшерү аның уң иңбашы имгәнгән яшь ата кош булуын күрсәтте. Табиблар аны ике көн күзәтеп тордылар, ә аннары операция ясадылар. Алар яраны теккәннәр. Кош операцияне яхшы кичергән. Аңа ялкынсынуга каршы антибактериаль препаратлар бирәләр, шулай ук мәҗбүри ашаталар.
Бер атнадан соң белгечләр карчыганы сирәк очрый торган хайваннарны коткару, тотып калу һәм табигатькә кайтару белән шөгыльләнүче станциянең дәвалау корпусына күчерергә карар кылдылар. Хәзер кошны игътибар белән күзәтәләр.