Бәхетен хезмәтендә тапкан
Җәмгыять

Бәхетен хезмәтендә тапкан

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Быел ул 25 октябрьгә туры килде

Шофер

  • Сайлаган һөнәренә тугры булып, эшен чын күңелдән тырышып һәм яратып башкарган, җанын-тәнен биреп хезмәт куйган өлкән яшьтәге буын кешеләре һәркемдә соклану уята.

30 елга якын гомерен шофер хезмәтенә багышлаган, исеме Мактау китабында урын алган хезмәт ветераны Мөгөлсем апа Мәүлетбаева – шуларның берсе. Үзенең активлыгы, кызыксынучанлыгы, җор телле булуы белән аерылып тора ул. 88 яшен тутырган Мөгөлсем апа белән күрешеп, аның үткән гомер юлы, хәзерге тормышы турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Мөгелсем Мәүлетбаева

Тумышы белән ул Сарман районы Түбән Ләшәү авылыннан. Гаиләдә биш кыз үскәннәр. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгөлсем Ивановкада үлчәүче булып эшли, соңыннан Казахстан якларында тимер юл салуда хезмәт куя.

Ир-егетләр өчен дә авыр саналган шофер һөнәрен сайлавы турында сөйләгәндә, Мөгөлсем апа кечкенәдән үк техника белән кызыксынуын әйтте.

Техника гел кирәк

– Машина – үзе бер хәзинә бит ул. Нинди генә эшкә тотынма, кая гына барма – ул гел кирәк. Техниканы, рульне тота белсәң – кешегә ялынасы юк. Монысы минем өчен аеруча мөһим. Әле дә хәтеремдә, шулай бервакыт йортка такта кайтартырга кирәк иде.

Мөгелсем Мәүлетбаева

Танышыбыз Тәлгать абыйларга барып, такталарны төяп кайтарырга ярдәм итүен сораган идем дә, аның вакыты булмады. «Эх, үзем машина йөртә белсәм, болай ялынып йөрер идеммени» дип әйткәнем бүгенгедәй исемдә. Шофер һөнәрен сайларга бәлки шушы вакыйга да этәргеч булгандыр, дип уйлыйм хәзер.

Ике дә уйламый&nbs ДОСААФта шоферлык курслары уздым да, 1966 елдан Әлмәтнең Монтажная урамындагы 14 нче автотранспорт хуҗалыгында эшли башладым. Бу елларда Әлмәттә, күрше-тирә шәһәрләрдә төзелешнең иң кайнаган чагы иде.

Предприятиебездә машина йөртүче хатын-кызлар өчәү – Тәнзилә, Әнисә һәм мин. Бортлы ГАЗ-52 машинасында кислород, пропан, соңыннан яңа машинада су ташыдым. Күпчелек Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләренә йөри идем. Бик җиңел булмады инде хезмәтебез. Кышкы бураннардан соң элек юлларны көрт басып китә, машина ватылса, буксир чакырта идек. Элек бит телефоннар юк. Узып баручы машиналарны туктатып, шоферларга әйтә идек тә, алар транспорт хуҗалыгына кереп, безгә ярдәм кирәклекне хәбәр итәләр.

Мөгелсем Мәүлетбаева

Вакыт күп уза.

Күпчелек үзебезгә ремонтларга туры килә иде – сүтәбез, җыябыз. Техниканы белгәнлектән, юлда туктап, машина капотын ачкан кешеләрне күрсәм, гел ярдәм итәргә тырыша идем.  Кайберләре хәтта аптырап та торалар иде – бу әби барысын да каян белә икән дип.

Күңелем машиналарга тартылып торгангадырмы, әллә үземнең характерым шундый үҗәт булгангамы, ярты гомерем юлда узса да, хезмәтемне нык яраттым, ә ул үз чиратында мине яратты, – дип хатирәләре белән уртаклашты Мөгөлсем апа.

Социалистик хезмәт ярышларында беренчелекне бирмәгән, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Мөгөлсем Шәяхмәт кызы Мәүлетбаева - 14 нче АТХның иң тырыш һәм булдыклы хезмәткәрләреннән берсе, предприятиенең горурлыгы.

Мөгелсем Мәүлетбаева

Тормыш иптәше Рим белән дә алар шушында очрашып кавышканнар, матур гаилә корып, ике бала үстергәннәр.

Гаиләсе

– Ходайга мең шөкер, бик тату, матур яшәдек. Барысына да өлгердек – эшен дә эшләдек, балаларны да карадык, йорт эшләрен дә алып бардык, аш-су пешерергә, чигү чигәргә, тегәргә дә өлгерә идем әле, – ди Мөгөлсем апа.

Ул әле хәзер дә кул кушырып утырырга яратмый. Яше олыгаеп, соңгы вакытта сәламәтлеге какшаса да, йорт эчендә табак-савытын да юа, җәен бакчага да чыга, кош-кортын да карый. Коръәнен дә белә, догаларын да укый.

Мөгелсем Мәүлетбаева

Менә шундый киң күңелле, тормыштан ямь һәм тәм таба белүчеләр яныбызда гына яши. Алар белән сөйләшкәндә үзең дә рухланасың, җанга ничектер тыныч һәм рәхәт булып китә. Киләчәктә дә шундый онытылмас кадерле минутлар, шатлыклы вакыйгалар кабатланып торсын, барыбызга да сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәргә язсын. Резеда Исмәгыйлева