Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Төзелеш министрлыгы төзүчеләрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакырды

Ел башыннан Татарстанда төзелеш өчен онлайн режимда рөхсәт алырга мөмкин.

Юридик затларның һәм төзүчеләрнең күбесе төзелеш өлкәсендә электрон хезмәтләрдән файдаланмый, хәер, бу кирәкле мәгълүматларны тизрәк һәм җиңелрәк алырга мөмкинлек бирер иде. Аерым алганда, ел башыннан республикада төзелешкә онлайн режимда рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде.

«Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, әлегә без шәһәрлеләр һәм юридик затларның моннан бик актив файдаланмавын күрәбез, әмма без төзелеш белән бәйле барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү турында актив рәвештә сөйләвен дәвам итәчәкбез», — диде Кудряшев.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада мондый күчеш өчен барлык шартлар да бар һәм ТР Төзелеш министрлыгы, Финанс министрлыгы белән берлектә, барлык процедураларны электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып бара.

Элегрәк «Татар-информ» МА Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү эшләре тәмамланганын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса